12 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Кукмара кышы” татар җыры фестиваль – бәйгесенең Гала концерты узды. Сайлап алу турларында барлыгы кырыктан артык яшь җырчы катнашты. Гала концертта шуларның иң яхшылыры дип табылган 14 җырчы чыгыш ясады. Быелгы фестивальдә Гран – прига Казан энергетика университеты студенты , Пчеловод авылы егете Эдуард Данилов ия булды.
Әлеге очрашу 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдиновлар да катнашып чыгыш ясады.
Анда район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, быел һәм киләчәккә булган планнар һәм бурычларны ассызыклады. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Түбән Кама шәһәрендә киокусенкай каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Ринат Саматов 1 урын, Шаукат Замалиев, Тимур Гаптелганиев 3 урын, Гадель Ибрагимов, Инсаф Самиев 4 урын, Раяз Нигматуллин 5 урын алдылар.
Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе коллективы республикада икенче урынны алды.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Совет гаскәрләрен Әфганстан чигеннән чыгаруга быел 27 ел тулу уңаеннан яңа экспозиция ачылды.
Район прокуроры Ришат Шакиров сугыш ветераннары: Ташлы-Елгада яшәүче Мәсләви Гафиев, Бурсык-Елгада гомер кичерүче Фазылҗан Задиннар, коляскадагы инвалидларның өйләрендә булып, алар белән аралашты, борчыган сорауларына җаваплар бирде.
Битләнгер авылы клубында Түбән Өскебаш, Кызыл Тау авылыннан килгән өлкәннәр белән бергә кичке уен үткәрелде. Халкыбызның “Назалы”, “Биш парлы”, “Борылдырыш”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәйле” кебек милли уеннары, гармун моңы астында җыр-биюләр башкарылды.