ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировның дин әһелләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуы үткәрелде. Анда Сүриядә барган сугыш белән бәйле вәзгыять, яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару, башка дин һәм милләт вәкилләренә карата толерантлык хисләре тәрбияләү, экстремизм һәм терроризмга каршы кисәтү чаралары күрү турында сөйләшенде.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Халык җыеннарының чираттагысы кичә Күкшел авыл җирлегендә үтте. Анда җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләшенде. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт программаларының үтәлеше, быел башкарылган эшләр белән таныштырды.

23 январь көнне Туембаш авыл җирлегендә авылда кече бизнесны үстерү сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Харисович Габдрахманов катнашты. Авылмәчетендә үткән чарада 70 кеше катнашты.

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында мини-футбол уенына нигез салынды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Янил, Югары Чура, Лельвиж авылы җирлекләре башлыклары - Илгизәр Корбанов, Николай Михайлов, Рәис Хөсәеновлар катнашты. Кукмара, Вахит, Югары Чура авыллары, Янил урта мәктәбе, Кукмара аграр көллияте командалары арасында үзара дуслык мини-футбол уены үткәрелде.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Генераль прокуроры боерыгы буенча Кукмара районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Ришат Шакиров билгеләнде. Яңа билгеләнгән җитәкчене Кукмара районы прокуратурасы коллективы белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков таныштырды.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

22 январь көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәвалану курсы үтүче гражданнар алдында пенсия исәпләү, түләү бүлеге начальнигы Каримуллина Равилә чыгыш ясады. Ул пенсионерларны  пенсион реформалар белән, планнар белән таныштырды

22 январь көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей хезмәткәрләре мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр, кунакларга уникаль экзпозицияләр күрсәттеләр. Абдуллина Ильсияр Ахмадулловна 1970-80 елларда популяр булган музыкаль пластинкалар биреп калдырды.

“Шәфкать”  тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның  ай саен  туган көннәре билгеләп үтелә. 22 январь көнне кыш көне туган балаларның туган көннәрен бәйрәм иттеләр. Төрле конкурслар, уеннар белән әзерләнгән әлеге чара бик күңелле үтте.  

Иске Уча китапханәчесе Елена Михайлова  Тәкәнеш һәм Иске Уча авылы студентлары катнашында “Әгәр син күңелең белән студент булсаң”  дип аталган чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International