Сөт җитештерү буенча Кукмара республикада Балтач районыннан соң икенче урында бара. Шуның төп өлеше “Рассвет”, “Урал”, Вахитов исемендәге, “Восток” хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда бер сыердан уртача 20-27 килограмм сөт саусалар, кайбер агрофирмалар аның яртысы күләменә дә җитә алмый.