Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова, Россиядә кино елы булганлыктан, төрле катлам китап укучылар өчен, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре буенча төшерелгән, “Бибинур” фильмын карауны оештырды.
23-24 январькөннәрендә Минзәлә шәһәрендә фигуралы шуу буенча Ачык Беренчелек үтте. “Олимп” Боз сараенда шөгыльләнүче балалар уңышлы чыгыш ясадылар. Хасанов Султан занял- III урын, Курбанова Алина - III урын яуладылар, Каюмова Адиля , Бареева Зарина, Гарипова Карима матур чыгыш ясадылар. Балаларны тренер - педагог Ковалева С.В. әзерләде.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, “Нур” клубына йөрүчеләр өчен, “Иллаһият” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, Г.Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 4-7 сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрде.
25 январь көнне район Советының утырышлар залында социаль-экономик һәм политик сораулар буенча эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, предприятие җитәкчеләре, Исполком һәм Советның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
22 январь көнне Ядегәр җирлегендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Җыенга кадәр Район Башлыгы Сергей Димитриев Ядегәр урта мәктәбенең материаль-техник базасы белән танышты, югары сыйныф укучылары белән очрашты.
Ул җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыклары Фирая Гарифуллина, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Иванов, “Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллиннар, шулай ук Ятмас Дусай җирлегенең янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Нурулла Галиев, Нырты урта мәктәбе директоры Зефир Хөсәиновлар чыгыш ясады.
Халык җыенында район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Туембаш - эшмәкәрлек чәчәк аткан, милли һәм дини гореф-гадәтләр нык сакланган авыл. Узган ел да биредә дәүләт программалары, үзкертем акчалары һәм иганәчелек ярдәме кысаларында күп эшләр башкарылган. 2016 ел биредә чәчәк елы дип игълан ителеп, быел авылларны тагын да төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк.
Райондашыбыз, танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышлап, аның иҗади мирасын барлау, предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре коллективлары әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау, яшь талантларга һәм алар белән эшләүче белгечләргә ярдәм итү йөзеннән район конкурсы үткәрелә. Конкурс ике этапта, вокал һәм вокаль ансамбльләр, инструменталь башкару (гармун, баян, скрипка, гитара, курай һәм башкалар), нәфис сүз (шигырь, проза, мөнәҗәт) номинацияләре буенча үтәчәк. Бәйгедә татар композиторының бер әсәрен яки халык җырының эшкәртелгән вариантын, нәфис сүз номинациясендә татар авторының яки халык авыз иҗаты әсәрен башкару сорала.
1нче сайлап алу туры Починок Кучук авылында 8 февральдә, Күкшелдә 9 февральдә, Вахиттә 10 февральдә – 19.00 сәгатьләрдә, район Мәдәният йортында 11 февральдә 9.00 сәгатьтә була.
Белешмәләр өчен телефон 2-61-51
“Россиянең кышкы тубы” дип аталган мини-футбол буенча үткән төбәкара турнирда Кукмара 4нче урта мәктәбенең урта яшь төркеме (тренерлары Рафис Нәкыйпов) сигез команда арасыннан 1 урынны яулады. Турнирда Рүзәл Нигъмәтҗанов “Иң яхшы капкачы”, Гадел Зәйнуллин “Иң яхшы уенчы” исемнәрен алдылар.