Районыбызның “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре бәйрәмнәр һәм ял көннәре вакытында да кызу эштә. Узган ел алар тырышлыгы белән поселок урамнарыннан 1416 КамАЗ (4956 тонна) кар түгелгән булса, быел инде 291 машина (1018 тонна) кар чыгарылган.
Бүген район җитәкчелеге Сәрдекбаш һәм Өркеш җирлегендә яшәүчеләр белән очрашачак. Анда 2015 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә планнар, бурычлар билгеләнәчәк.
Районыбызның “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре бәйрәмнәр һәм ял көннәре вакытында да кызу эштә. Узган ел алар тырышлыгы белән поселок урамнарыннан 1416 КамАЗ (4956 тонна) кар түгелгән булса, быел инде 291 машина (1018 тонна) кар чыгарылган.
20 январь көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләнү курсы узучы балалар өчен “Зилант” спорт мәктәбенә экскурсия оештырылды. Балалар зур канәгатьлек белән тренажер залында, бассейнда, боксер залында булдылар, тренерлар белән аралаштылар.
“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Медицина имминиятләштерүе” дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда “Ак Барм мед” имминият группасы филиалы директоры Гафур Мухаррямов катнашты.
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә сузылган Нардуган билгеләп үтелә. “Кояш туган” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге календарь бәйрәм Иске Яңа елга кадәр дәвам итте. Бу көннәрдә халык телендә “бабайлар” дип аталучы нардуганчылар кеше танымаслык булып киенеп йорттан-йортка йөриләр, һәркемгә үзләренең изге теләкләрен ирештерәләр.
12-17 январь көннәрендә Казан шәһәрендә бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучылары Шайхутдинов Рөстәм (80 кг ү/а) көмеш, Мамадңанов Әнвар (50 кг ү/а), Мортазин Рифнур (52 кг ү/а) бронза медальгә лаек булдылар.
15-16 январь көннәрендә Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәрендә самбо буенча 2000-2001 елда туган яшүсмерләр арасында Бөтенрусия турниры үтте. Кукмара “Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче МИниламов Алмаз (42 кг ү/а), Закиров Ислам (46 кг ү/а), Файзрахманов Ильяс (66 кг ү/а) бронза медаль яуладылар.
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. “Качману”да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.
Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында якташлар очрашуыт үтте. Чара да катнашучылар Мәхмүт Исмагиловның шәхси күргәзмәсе белән таныштылар, хәтирәләр белән уртаклаштылар. Якташлар өчен үзенчәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Дамира Гараева туган авылына багышланган яңа җырын башкарды.
Зур Кукмараның чаңгы трассасында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте