ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

89 нчы Федераль законның 5,6 матдәсенә үзгәрешләр керү сәбәпле 2016 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшмэкэрлелеккә кагылышлы барлык оешмалар Татарстан республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенэ барлыкка килгэн калдыклар буенча еллык отчет тапшырырга тиеш.

Кичә христиан дине вәкилләре “Качману” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Югары Чура авылында оештырылган бәйрәмдә халык аеруча күп иде. Кемнәрдер ул көнне бәкедә су чумынды, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчте, спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеде. Кызыл Тау авылының “Тиңдәшләр” фольклор ансамбле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, рус язучысы Н.М.Рубцовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Ышаныгыз мина” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул язучыга багышланган презентация күрсәтте, китаплары белән таныштырды. Укучылар исә Рубцовның шигырьләрен яттан сөйләде.

 

Халык белән очрашып сөйләшү  җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәммәтов, участок инспекторы Николай Иванов, “Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, прокурор урынбасары Вилнур Кәримовлар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

15 январь көнне Вахит авылы мәдәният йортында Вахитов ис. хуҗалык призына 2002 һәм аннан дә яшьрәк яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район Беренчелеге үтте. Ачу тантанасында Район Башлыгы С.Димитриев катнашты.  Барлыгы 69 бала көч сынашты, 11комплект медаль уйнатылды.

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты.м


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Район Башлыгы Сергей Димитриев Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фатхрахманов Фоат абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, җирлек башлыгы Илгиз Набиев тәбрикләде.

19-20 январь көннәрендә “Олимп” Боз сараенда  2001-2002 елгыларның югары группалары арасында А.В.Тарасов ис.”Алтын шайба”  яшь хоккейчылар клубының Бөтенрусия ярышларының республика этабы үтте.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова, Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Иң тәмле сүз-рәхмәт” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде.

-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукцияне сатып, 119 миллион сум акчалата керем алынды, рентабельлелек 33 процент булды, - диде  хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Күп кенә төзелеш эшләре алып барылды: силос  траншеялары ясалды, орлык складлары төзелде. Әле мал тораклары җитми. Киләчәктә анысы да хәл ителер. Хезмәткәрләргә эш хаклары, салымнар һәм башка түләүләр буенча да вакытында исәп-хисап ясала. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел: уртача 17435 сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International