ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Район Башлыгы Сергей Димитриев Яңа Сәрдек авылында яшәүче Гарифуллина Гыйлембану апаны  90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны районның хәрби комиссары Равиль Гафиев, җирлек башлыгы Илгиз Набиев тәбрикләде.

15 январь көнне китапханәнең уку залында китапханәче Салимова Тәскирә Харисовна “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче өлкәннәр өчен,  шагыйрь Һади Такташның тууыны 115 ел тулуга багышланган “Такташка кайту” дит аталган әдәби кичә үткәрде.

13-14 январь көннәрендә “Олимп” Боз сараенда  2005-2006 елгы балалар арасында А.В.Тарасов ис. “Алтын шайба” Бөтенрусия ярышларының республика этабы үтте. «Ягуар» (Кукмор), «Биектау» (Биектау), «Олимп» (Мамадыш), Пестрецы, Балтаси, «Черные пантеры»  ( Б.Сабы), Арск командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 3 урында – “Биектау”, 2 урында – “Ягуар”, 3урында – “Олимп” командалары калды.  Беренче, икенче урынна алган командалар Мамадышта үтәчәк финал уеннарында катнашачак.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Восток” хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2015 елның эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

13 январь көнне китапханәче Загидуллина Гөлнара Фәритовна “Шәфкать” үзәгенә йөрүче яшүсмерләр өчен 2016 ел- маймыл елына багышлап конкурслар, уеннар үткәрде.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

8-10 январь көннәрендә  Аксубайда самбо көрәше буенча АО «РПО «Таткоммунэнерго»  кубогына 1999-2004 елгы яшүсмерләр арасында IV турнир үтте. Платонов Антон (38 кг) и Шайфутдинов Ленар (52 кг) көмеш медальгә лаек булдылар.

7-9 январь көннәрендә Менделеевск шәһәрендә  үткән VIII  Бөтенрусия бокс турнирында “Зилант” спорт мәктәбе укучылары  да катнашты.  Камалов Рафиль 1 урын, Худайберганов Арслан, Галиев Адель, Юнусов Адель, Габдрахманов Адель, Садиков Айзат 2 урын, Багаманов Ильназ, Нуртдинов Тагир 3 урын яуладылар.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2003-2004, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо һәм самбо буенча “Раштуа – 2016” дигән республика турниры узды. Ярышта кукмаралылар да катнашты. Илназ Хуҗин, Айнур Нурахмәтовлар – беренче, Руслан Баймаков – икенче, Максим Исаев – өченче, Мәлик Бәдретдинов бишенче урыннарны алдылар. Спортчыларны ярышка Марс Бәдретдинов әзерләде.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

5-9 январь көннәрендә Питрәчтә 2007 елда туган малайлар арасында Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе призына хоккей турниры үтте. Турнирда “Ак Барс”  Казан, «Волна»  Казань «Лесные пчелы» Алабуга, «Олимп»  Мамадыш, «Тимерхан»  Б.Сабы, «Пестрецы»  Питрәч , «Легион» п.г.т. Кукмор командалары катнашты.

Кукмара волентерлары ОСПСД  хезмәткәрләре белән берлектә  «Яңа ел яхшылык алып килә!» акциясе үткәрделәр. Кыш Бабай,Кар кызы, Төлкекәй сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып, аларны Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International