Район Башлыгы Сергей Димитриев Лельвиж авылында яшәүче Зюракова Екатерина Петровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфик Хөсәенов, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, җирлек башлыгы Рәис Хөсәеновлар тәбрикләде.
“Зилант” спорт мәктәбендә спорт мастеры Ш.Җәләлетдинов истәлегенә ир-егетләр һәм кызлар арасында узган волейбол турниры нәтиҗәләре.
Кызлар арасында 1 урынны – Казан, 2 урынны – Марий Эл, 3 урынны Кукмара командасы алды.
Ир-егетләр арасында 1 урынны – Кукмара, 2 урынны – Марий Эл, 3 урынны Казан командасы алды.
8 январь көнне Нырья авылы чаңгы трассасында В. М. Беркутов истәлегенә регионара чаңгы ярышлары үтте.
9 январь көнне район Башлыгы района физик культура һәм спортны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәгә мәктәп директорлары,физкультура укытучылары, җирлек башлыклары, агрофирма җитәкчеләре, өстәмә белем бирү тренерлары чакырылган иде.
Поселокның Гафиатуллин урамында зур бәйрәм оештырылды. Анда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең осталыкларын күрсәтүчеләргә бүләкләр өләштеләр.
8 январь көнне “Олимп” Боз сараенда хоккей буенча 2003 елда туган малайлар арасында Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Яшьлек” (Зәй) командалары очрашты. Уен “Яшьлек” (Зәй) командасы файдасына 3:7 исәбе белән тәмамланды.
6 январь көнне Лельвиж авылы мәктәбендә 2003 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында Раштуа бәйрәменә багышланган баскетбол буенча турнир үтте. Әлеге турнирда Лельвиж, Нырья, “Зилант”, Балтач командалары катнашты. Киеренке уеннардан соң 1 урында Нырья, 2 урында “Зилант”, 3 урында Лельвиж командалары калды.
6 январь көнне “Олимп” Боз сараенда хоккей буенча 2003 елда туган малайлар арасында Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Тимерхан” (Саба) командалары очрашты. Уен “Олимп” (Кукмара) командасы файдасына 7:3 исәбе белән тәмамланды.
6 январь көнне өстәмә белем бирү-сәламәтләндерү (пргофильле) үзәгендә тәрбияләнүче балалар Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында үтүче “Күңелле стартлар” ярышының зона этабында катнаштылар. Саба районында үткән ярышларда алар 2 урынга лаек булдылар.