-11.00 – 13.00 сәгатьләрдә Җиңү Паркы каршында балалар сәнгать мәктәбе укучыларының балалар өчен мәдәни-күңел ачу программасы;
5 январь көнне “Зилант” спорт мәктәбендә 1998 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар, ир-атлар, хатын-кызлар, спорт ветераннары арасында өстәл теннисы буенча ачык Кукмара районы беренчелеге үтте. Барлыгы 60 кеше катнашты.
Бүген Пчеловод авылында яшәүче Анна апа Димитриева үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы котлады.
"Хөрмәтле райондашлар! Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм сезгә игелекле гамәлләр кылу өчен яңа дәрт өстәсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим", - диелә котлауда.
-11.00 – 13.00 сәгатьләрдә Җиңү Паркы каршында балалар сәнгать мәктәбе укучыларының балалар өчен мәдәни-күңел ачу программасы;
Уеннарда ата-аналар, балалар катнашты. Программада төрле уеннар бар иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында (4нче мәктәп янында) “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе үтте.
Рәфыйк Рәүфов Татар Толлысы авылында яши. Ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, районга эшкә кайта, 1976-78 елларда “Заветы Ильича”, 1978-2006 елларда “Яңа тормыш” колхозларында рәис булып эшли. Юбиляр фидакарь хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнә, Россиянең, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә ия.
5 январь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге А.М.Булатов исемендәге ял паркында үткән “Кукмара итекләре” ярминкә-фестивалендә катнашты.
Үзенең яңалыклары, үзгәрешләре һәм шулай ук мәшәкатьләре белән 2015 нче ел узып та китте. Зур өметләр, ышанычлар белән 2016 нчы елга аяк бастык. Шушы 2016 нчы елның 1 нче гыйнвары көнендә үк безнең Вахит авылы мәдәният учагында Нәзилә апа Тимергалиеваның “Утырмага кил әле” хикәясе буенча "Наза" фольклор ансамблендә йөрүчеләр спектакль күрсәттеләр.
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында (4нче мәктәп янында) “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе (9.00-13.00 сәгатьләрдә)