ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты;

Кукмараның Җиңү Паркы һәм Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында балалар өчен бәйрәм чаралары: спорт бәйгеләре, конкурслар, чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар – 10.00-13.00 сәгатьләрдә.

3 январь көнне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бәйрәм чаралары үтте. Сәхнәдә үзэшчән сәнгать артистлары матур җырлары белән халыкны сөендерсә, чыршы тирәсендә Кыш бабай белән Кар кызы килгән халык белән күңелле уеннар, ярышлар оештырды.


2
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

2 январь көнне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бәйрәм концерты булды.

Иртәгә, 3  январь көнне 13.00 сәгатьтә Кукмара №3  мәктәбе стадионында балалар өчен яңа ел бәйрәм чарасы үткәрелә. Балалрны спорт уеннары, кызыклы конкурслар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирзсендә уеннар көтә

Манзарас мәктәбе янындагы стадионда балалар өчен бәйрәм узды.  Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар чыршы тирәсендә җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бер бала да бәйрәмнән бүләксез китмәде.


1
гыйнвар, 2016 ел
җомга

29 декабрь көнне “Тылсым”  халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  “Кыш бабайдан сюрприз” акциясе кысаларында ОСПСиД да учетта торучы , аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга яңа ел бүләкләре тараттылар.

 

Манзарас мәктәбе стадионында10.00-13.00 сәгатьләрдә. балалар өчен бәйрәм чаралары: спорт бәйгеләре, конкурслар, чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар оештырыла. 

2 январь көнне Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты була.

Алабуга шәһәрендә Алабуга боз сараеның 10 еллыгына багышланган Яңа ел алды хоккей турниры узды. 2007 елгы командала арасында узхган турнирда Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара командалары катнашты. Кукмараның “Легион” командасы 2 урын алды.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк бәйрәм чаралары программасы

-19.00-21.00 сәгатьләрдә  – Яңа ел концерты;

-21.00-21.45 сәгатьләрдә  – сәхнәләштерелгән “Музыкаль шаян-шоу” тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International