Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк бәйрәм чаралары программасы
-19.00-21.00 сәгатьләрдә – Яңа ел концерты;
-21.00-21.45 сәгатьләрдә – сәхнәләштерелгән “Музыкаль шаян-шоу” тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы.
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк бәйрәм чаралары программасы
-19.00-21.00 сәгатьләрдә – Яңа ел концерты;
-21.00-21.45 сәгатьләрдә – сәхнәләштерелгән “Музыкаль шаян-шоу” тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.
Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы – 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда көнчыгыш районнарда 25 градус салкын булачак.
Кукмарада яшәүче Гариф абый Фәйзуллинның бүген гомер бәйрәме – 90 яшь тулган көне. Аны күркәм юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. Аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!
Барыгызны да якынлашып килүче 2016 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
Районыбызның “Строй-Гарант” оешмасы тарафыннан быел зур күләмле төзелеш эшләре башкарылды. Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм үз бурычларын намус белән башкаруы өчен әлеге компания быел Россиянең иң яхшы салым түләүчеләре исемлегенә һәм илнең намуслы салым түләүчеләрнең Бердәм федераль реестрына кертелде.
Программада:
1.Төрле әкият геройлары белән музей буенча Яңа ел экскурсиясе
2.Балалар белән мастер-класс (“Яңа ел веноклары”, “Бәхет дагасы”, кар бөртекләре кисү, рәсемнәр буяу)
Бәхетеңне читтән эзләмә, дигән өлкәннәр. Әлеге гыйбарә нәкъ менә гаилә корырга өлгермәгән егетләр һәм кызларга, парсыз көе гомер көзенә якынлашучы ялгызакларга кагыла кебек. Тормыш юлыннан бергә атлардай якын кешегез күрше авылда яисә күрше урамда гына яшидер.
Казан милли-мәдәни үзәгендә татар мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” дигән форумы узды. Аның максаты – рухи-әхлакый, милли-мәдәни юнәлештәге проектларны тәкъдим итү, балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру ысулларын камилләштерү, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан сафландыру юлларын билгеләү иде.
Югары Арбаш мәдәният йорты каршында җырлы-биюле "Урам бәйрәме" булып үтте. Килгэн кунаклар кайнар чәй, коймак белән сыйландылар.
Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорт комплексында 14 ел рәттән районның баш батыры булып калган, спорт мастеры, Россия чемпионы Нурсил Галиев призына татарча көрәш буенча 28нче тапкыр бәйге үткәрелде. Көрәш 13 үлчәү авырлыгында барды.