Без, “Зилант” спорткомплексының сәламәтлек төркеменә йөрүче пенсионерлар, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, Римма Әхмәдиева ярдәме белән Олыяз авылына сәяхәт кылдык. Безне анда мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев, музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якуповалар каршы алдылар. Андагы музей үзенең бай булуы белән безне гаҗәпләндерде.