ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә Кукмара волонтерлары «Десант Добрых Дел» акциясе үткәрделәр. Сугыш ветеранына йорт тирәсен җыештыруда булыштылар.

2 октябрь  көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан осрашу кичәсе булды. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерты белән башланып киткән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар. Ахырдан һәрберсенә пакетлар өләшенде.

1 октябрь Халыкара Өлкәннәр көнендә   “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Туган як” акциясендә катнаштылар. Лесхоз картлар йортында концерт куйдылар, күчтәнәчләр, бүләкләр белән шатландырдылар.

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Көзге шатлык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

Ошторма –Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр катнашында  удмурт язучысы Гай Сабитовның 100 еллыгына багышлап чара үткәрде.

4 октябрьдә, өлкәннәр көне уңаеннан, Починок Сутер авылы клубында үзешчән сәнгат коллективлары көче белән зур оештырылды. Җирлек Башлыгы Иванов П.Л., ветераннар Советы рәисе Любовь Николаевна концертка килгән барлык өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Өлге клубында 1 нче октябрь көнне, өлкәннәр көненә карата, "Йөрәктә калган җырлар" дип аталган ретро концерт узды.
Зур Сәрдек җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләреннән торган "Якты моңнар" концерт төркеме Зур Сәрдек,Чишмәбаш, Купка, Аш-Буҗи, Адай авылы өлкәннәренә концерт программасы белән чыгыш ясады. Җирлек башлыгы, ветераннар Советы рәисе белән берлектә оештырылган әлеге гастрольләр уңышлы узды.

3
октябрь, 2015 ел
шимбә
Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында  зур бәйрәм концерты күрсәтелде.  Концертта ретро җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, “Акварель” ансамбле башкаруында хореографик номерлар тамашачы хозурына тәкъдим ителде.  Концерт программасы һәм театр  һәркем күңелендә матур кичерешләр калдырды.
Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буена  “Гөргери кияүләре” спектакле  күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International