ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2015 ел
шимбә

Кукмара районында өлкәннәр декадасы башланды. Барлык җирлекләрдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар үтә.

м

2
октябрь, 2015 ел
җомга

2 октябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Дамировна социаль педагог Набиева Эльмира Заһитовна белән Кукмара №1 Гимназиясенең югары класс укучылары өчен  Сергей Есенинның 120 еллыгы уңаеннан “С. Есенинга багышлана...” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, төрле катлам китап укучылар өчен, “Каләмне корал итеп..” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

1 октябрь көнне китапханәче Пахомова Валентина Геннадьевна “Современница” клубы членнары белән “Кабан күле серләре” дип аталган тематик сәгать үткәрде.

 

Село Чура авылында яшәүче Мария Бибаевага 90 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы С. Замалиева, район Советының гомуми бүлек начальнигы М. Файзрахманова котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 октября на территории между магазином «Добреев» и заправкой ОАО «Татнефтепродукт» по улице Ленина проводится сельскохозяйственная ярмарка, посвященная Дню пожилых людей. Начало в 7 часов.
1 Октябрь һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгелән үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу. Районыбызда 15 мең 765 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди халенә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
3 октябрьдә Кукмараның Ленин урамындагы “Добреев” кибете һәм “Татнефтепродукт” ягулык салу станциясе арасындагы мәйданда, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 7.00дә.
Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм бер төркем белгечләр көндәлек савым республика күрсәткеченнән ким булган “Кукмара”, “Тукай”, "Дружба", “Әсәнбаш”, “Лесной”, “Исток Агро” агрофирмаларында һәм “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International