ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне Кукмара волонтерлары “Яхшы эшләр десанты” акциясе кысаларында  мохтаҗларга ярдәм күрсәттеләр. Волонтерлар тарафыннан бакча эшләре башкарылды.

В рамках Дня пожилых людей работники культуры Большесардекского сельского поселения организовали выездные благотворительные концерты «Якты моңнар». Эти концерты с участием главы сельского поселения и председателя Совета ветеранов прошли с большим успехом.

3 октябрь көнне Кукмара бистәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә үткәрелде. Ярминкәдә үзэшчән сәнгать артистлары бик матур концерт куйдылар. Социаль ярдәм хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә алган продукцияләрен  кайтарып куйдылар.

 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның “Корстон–Казан” сәүдә–күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. “Басу–кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу –авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше”,–дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

7 октябрь көнне китапханәче Загидуллина Гөлнара “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Әйләнә-тирәбездәге хайваннар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  

Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова балалар өчен “Көз бәйрәме” үткәрде. Чара барышында төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Китапханәче көзге сынамышлар белән таныштырды, табышмаклар әйтте.

 


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Сергей Димитриев муниципаль хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бәйрәм чарасы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үтте. Ветераннар өчен концерт чәй өстәле артында дәвам итте.

“Туган як” кафесында район күләмендә өлкәннәр көне үткәрелде. Ветераннар башта “Восток”, Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булып, аларның эшчәнлеге белән таныштылар, Ядегәр мәчетендә, Югары Чура чиркәвендә булдылар. Чәй өстәле “Урал” хуҗалыгы ярдәме белән хәзерләнгән иде. Тантанада ветераннарны район башлыгы  Сергей Димитриев, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Мияссәр Мансуров һәм башкалар котлап, теләкләрен җиткерделәр.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Башкарма комитетның опека бүлеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге начальнигы  С. Замалиева, район совета аппараты җитәкчесе Р. Гаянова белән берлектә олы яшьтәге опекуннарны бәйрәм белән котладылар.

 

2 октябрь көнне “Волотер-Кукмор” волонтерлары  Салават күпере балалар бакчасында “Куян куышы” дип аталган әкият күрсәттеләр. Волонтерлар очрашу барышында яхшылык һәм явызлык турында  әңгәмә үткәрделәр, табышмаклар әйттеләр, уеннар уйнаттылар. Ахырдан бергәләп флеш-моб биеделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International