ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Манзарас авылында яшәүче Хабибуллина Сагдия Гаязиевнага 90 яшь тулды.
Зур юбилее белән аны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин котлады, Россия Президенты, Татарстан Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Юбилярны, шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Замалиева, Манзарас җирлеге башлыгы Рашида Хабибуллина, ЗАГС хезмәткәре Гульфиназ Тухбатуллина тәбрикләде.
10 июльдә Каенсар авылы балалары өчен “Дару үләннәре турында беләбезме?” дип аталган сәяхәт үткәрелде. Балалар үзләре дә дару үләннәре турында сөйләделәр. Сәяхәт бик күңелле булды. Истәлеккә фотога төштек.
“Тукай” агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында урып-җыюга хәзерлек, яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“Президент белән бергә” хәрәкәте кысаларында “Нараткай” лагеренда спорт бәйрәме үткәрелде.
10 нчы июльдә  Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Без – табигать дуслары” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. 
9 нчы июльдә Село Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка 65 яшь тулу уңаеннан “Көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхес” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 
7 июльдә Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова мәдәният йортында “Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт” көне уңаеннан “Бәхетебез булсын түгәрәк” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырды. 
11 июль көнне Беезняк авылы мәдәният йортында «Гайлә, мәхәббәт һәм тугрылык» коне уңаеннан, «Без килмәдек бит буш китәргә» дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә яшь гайләләр катнашты.

11
июль, 2015 ел
шимбә
Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда 17200 тонна печән, 6200 тонна сенаж хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 14,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Әле 7 мең гектарда катнаш азык культуралары, 5 мең гектарда күпьеллык үләннәрнең икенче катын, 6 мең 500 гектарда кукуруз уңышын җыясы бар.

10
июль, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә Зур Кукмара авылының Мәктәп һәм Ленин урамнарындагы юлларда “зебра”лар барлыкка килде. Мәдәният йорты һәм Зур Кукмара авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән алты урында җәяүлеләр өчен юл полосалары – “зебра”лар ясалачак. Сары һәм ак төсләрдә чиратлаштырып буялган полосалар автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә әллә каян күренеп тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International