ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле райондашлар, Ураза бәйрәме кунаклары!
Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйм.
Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Районыбызда шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхләкый нигезләргә һәрвакыт тугырыклылыклы, Ислам дине традицияләре кадерләп саклана, шул ук вакытта заман таләпләренә дә туры килә.
Бу бәйрәм алга таба да игелек-мәрхәмәт, рухи байлык артуга китерсен, милләтләр һәм диннәр арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итсен.
Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен. Барчагызга күңел күтәренкелеге, тыныч-имин көннәр, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим.
16 июль көнне китапханә хезмәткәрләре Ф. Закирова һәм Алсу Багавиева “Нараткай” лагеренда ял итүчеләр өчен “Зоологические забавы” дип аталган эстафета үткәрделәр.
15 июль көнне социаль педагог Д. Мубаракшина балигъ булмаган яшүсмерләр белән «Ответственность за собственные решения» дип аталган чара үткәрде.
15 июль көнне Өлге авыл клубы янында балалар арасында асфальтка рәсем ясау буенча конкурс үткәрелде.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Манзарас авылында яшәүче Хабибуллина Сагдия Гаязиевнага 90 яшь тулды.
Зур юбилее белән аны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин котлады, Россия Президенты, Татарстан Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Юбилярны, шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Замалиева, Манзарас җирлеге башлыгы Рашида Хабибуллина, ЗАГС хезмәткәре Гульфиназ Тухбатуллина тәбрикләде.
10 июльдә Каенсар авылы балалары өчен “Дару үләннәре турында беләбезме?” дип аталган сәяхәт үткәрелде. Балалар үзләре дә дару үләннәре турында сөйләделәр. Сәяхәт бик күңелле булды. Истәлеккә фотога төштек.
“Тукай” агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында урып-җыюга хәзерлек, яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“Президент белән бергә” хәрәкәте кысаларында “Нараткай” лагеренда спорт бәйрәме үткәрелде.
10 нчы июльдә  Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Без – табигать дуслары” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. 
9 нчы июльдә Село Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка 65 яшь тулу уңаеннан “Көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхес” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International