14 апрель көнне Ватанны саклаучылар елы кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Зур Сәрдек авылы гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова “Дарылы кырыгынчы елларның яшь каһарманнары” квест-уенын үткәрде. Балалар ике командага бүленеп, «Әдәби бит», «Тарабарская грамота», «Пазллар җый», «Снайперлар», «Зур илнең кечкенә геройлары» станцияләре буенча сәяхәт иттеләр. Уен барышында балалар әсәрләрдән өзекләр буенча китаплар авторларын һәм геройларны эзләделәр, күренекле хәрби эшлеклеләрнең фикерләрен расшифровкаладылар, һәйкәлләр сурәтләнгән пазллар җыйдылар, снайпер уенын уйнадылар, Бөек Ватан сугышының өлкәннәр белән беррәттән сугышкан, катлаулы биремнәр үтәгән, батырлыклар кылган яшь геройлары турында презентация карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан уенга йомгак ясалды, ике командага да грамоталар тапшырылды.
#ГодзащитникаОтечества
#80летПобеды
14 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсенә Түбән Үрәс, Нырья, Оштарма Юмья, Урта Комар, Чарлы, Починок Кучук, Нырты һәм Пычак урта мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары экскурсия белән килделәр.
Бу көн- балалар өчен әдәбият һәм белем дөньясына танып-белү сәяхәте булды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны бай китап фонды белән таныштырып, мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Балалар классик әдәбияттан алып, заманча бестселлерларга кадәр төрле басмаларны кызыксынып карадылар. Уку залы аеруча игътибарны җәлеп итте, анда тынлык һәм игътибарлылык атмосферасы хөкем сөрә, ул уку һәм укуга этәргеч бирә. Очрашу азагында китапханәчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган квиз-уен оештырдылар. Укучылар бу бөек көннең геройлары, вакыйгалары һәм әһәмияте турындагы сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Квиз җанлы һәм дустанә атмосферада узды, балаларда якты тәэсирләр калдырды һәм китапханәгә кабат килергә теләк белдерде.
Алмашынучан болыт.
Башлыча явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан төнлә 4-9 м/с; көндез 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚.
Көндез максималь температура +15..+17˚.
2025 елның 12 апрелендә авыл җирлекләре арасында хоккей буенча спартакиада узды. Турнирда 12 авыл җирлеге катнашты.
Рәсми булмаган мәшгульлек-ул хезмәт законнарын бозу, ул үз артыннан эш бирүче өчен җитди нәтиҗәләргә китерә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
11 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «б» сыйныф укучылары өчен, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г., «Бу гаҗәеп галәм» дигән квиз- уен уздырды.
11 апрельдә Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, «Елмаеп-көлеп яшик»
дигән кичә үткәрде. Чара дәвамында катнашучылар кызыклы бәйгеләрдә, викториналарда актив катнаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлар җырладылар. Борчуларын онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
10 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 8в сыйныфы укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Барысы да космос турында» дигән мавыктыргыч квест-уен үткәрде. Уен барышында укучылар кызыклы тематик космик станцияләр буйлап үттеләр, анда укучылар планеталарның үзлекләре турында белделәр, йолдызлар атласын өйрәнделәр, таблицада яшерелгән йолдызлыкларны таптылар.
#ЦентральнаяДетскаяБиблиотекаИмениС.В.Михалкова
#ПушкинскаяКарта