10 апрель көнне мәдәни – мәгариф проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе композитор, дирижер Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тулуга багышланган «Һәр заманга музыка» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова Түбән Комар урта мәктәбе укучылары өчен «Музыкага багышланган тормыш» дигән сәнгать сәгате үткәрде. Чара барышында ул күренекле композиторның тормышы һәм иҗаты, аның дөнья музыкаль мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйләде.
Бүген С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Купка башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен Ләйсән Әхмәтова “Китапханәгә рәхим итегез!” дигән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды.
2025 елның 10 апрелендә "ЭКОяз-2025" экологик икеайлыгы кысаларында 9 нчы "Рябинушка"балалар бакчасы хезмәткәрләре
Яңа авыл китапханәсе хезмәткәрләре урып-җыю эшләрен башкардылар. #Эковесна2025
Экологик ике айлык кысаларында Түбән Искубаш авылы халкы мәктәп янындагы һәйкәл территориясен чистартты.
"ЭКОяз-2025" санитар-экологик икеайлыгы барышында Байлангар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәйкәл территориясен чистарту буенча өмә үткәрделәр. #Эковесна2025
Олы Сәрдәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар белән бергәләп, өмәгә чыктылар. #Эковесна2025
Вахитов авылы һәйкәле янындагы территорияне җыештыру. #Эковесна2025
Чарли авылы халкы территорияләрне җыештыруда актив катнаша. #Эковесно2025
10.04.2025 ел Нырья авылы клубы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. #Эковесна 2025