ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерь балалары өчен 12 июнь –Россия көне уңаеннан “Бүген нинди бәйрәм?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
12 июнь көнне район Советының утырышлар залында Кукмара муниципаль районы Советының кырык дүртенче сессиясе үтте.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елда – шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге симвлолы булып тора.
3 нче июнь, халык ара балаларны яклау көне уңаеннан, Починок Кучук авылы мэдэният йортында эшләүче халык марий фольклор ансамбле “Кнавел” һәм мәдәният йорты җитәкчесе, халык ара “Татар моңы” фестивале лауреаты Руслан Хасанов, Казан психо-неврология интернатында, психик авыручыларга зур концерт-тамаша оештырып кайтылар.
19 нче май көнне, Починок Кучук авылы мэдэният йортында эшләүче халык марий фольклор ансамбле “Кнавел” һәм мәдәният йорты җитәкчесе, халык ара “Татар моңы” фестивале лауреаты Руслан Хасанов, Арча районы Яңа Чуриле авылында урнашкан, акылга зәгыйф һәм мөмкинлекләре чикле авыруларга зур концерт-тамаша оештырып кайтылар.
8 июнь көнне В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт драма театрында социаль хезмәткәр Форумы үтте. “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Насибуллина Альфия Халимовнага “Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре” исеме бирелде.
10 июнь көнне “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә дәвалану курсы үтүче балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена экусурсия оештырылды.

10 июнь көнне дүртенче мәктәп янындагы ял паркында опекага алынган балалар өчен бәйрәм – Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар тәбрикләде.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
12 июньдә, 9.00 сәгатьтә икенче чакырылыш Кукмара район Советының 44нче сессиясе була.
Югары Кузьмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова югары сыйныф укучылары өчен “Наркотики это вредно” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Укучылар наркотикларның зыяны, аларның төрләре турында тирән мәгълүмат алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International