Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Янил мәктәбендә волейболчылар ярышты
Янил урта мәктәбендә инде 22 нче тапкыр волейбол ярышлары үткәрелеп килә. Абдуллин Рәфкать абый башлап җибәргән уеннарны Фахрутдинов Рифкать абый дәвам итте. Ул инде 17 ел әлеге ярышның иганәчесе дә булып тора.
Югары Арбашта очрашу кичәсе узды
Югары Арбаш мәктәбендә “Хезмәт даны” газетасына – 85, “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә 45 ел тулу уңаеннан укытучылар һәм укучылар коллективы белән очрашу узды. Анда ветеран журналист Рәшит Миннегалиев, Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрданова, Роза Хуҗиева, Розалия Садриевалар катнашты. Әлеге чара җанлы әңгәмә һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Очрашуны китапханәче Гөлия Габитова оештырды.
Район Мәдәният йортында “Уку алдынгылары слеты”
Район Мәдәният йортында узган чарада уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын тәбрикләделәр.
Изге эшләр көне
24 апрель көнне Туембаш авыл китапханәсе “Изге эшләр көнендә” катнашты.
Өлкәннәргә ярдәм итү
22 апрель көнне Нырты авылы китапханәчесе укучылар белән берлектә тыл ветераны Фаттахова Сания әбигә ярдәм иттеләр.
Зур Сәрдек мәдәният хезмәткәрләре юл кырларын җыештырдылар
23 апрель көнне игелек атнасы кысаларында Зур Сәрдек мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче Наилә Шакирова юл кырыендагы чүпләрне җыештырып игелекле эш башкардылар.
Югары Арбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Югары Арбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Ватан сугышында һаләк булган авылдашларына хөрмәт йөзеннән һәйкәлләрне һәрвакыт төзекләндереп, чистартып торалар.
Венера Хаҗиева изгелек атнасы кысаларында мәктәп укучылары белән бергәлектә изге эшләр эшләде
24 апрельдә Чуллы авылы китапханәчесе Венера Хаҗиева изгелек атнасы кысаларында мәктәп укучылары белән бергәлектә олы яшьтәге әби-бабайларның өйләрен җыештыруда булышлык күрсәттеләр. Шулай ук китапханәче Габдулла Тукайның туган көненә багышлап 4-8 нче сыйныфлар өчен “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Укучылар язучының тормыш юлы, китаплары турында киң мәгълүматлы булдылар.
“Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Игелекле эшләр” көне үтте
24 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Игелекле эшләр” көне уңаеннан тыл ветераны Файзуллина Зөләйха апа белән очрашуга барды, Георгий тасмасын бүләк итте. Аның белән сугыш хәтирәләрен искә төшереп, тыл хезмәте турында әңгәмә корылды.
Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина мәрхәмәтлелек атнасы кысалары уңаеннан изге эшләр кылды
24 апрельдә Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина мәрхәмәтлелек атнасы кысалары уңаеннан тыл ветераннары белән очрашты. Аларга “Георгий” тасмалары өләшеп, изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук сугышта вафат булучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән һәйкәл алдын чистартуга үз өлешен кертте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз