Яр Чаллы шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында “Паруса науки” дигән республика фестивале үтте. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм алардан кечерәк малайлар-кызлар арасында йөзү буенча районара ярышлар узды. Укытучы-тренерлар А.Закиров һәм Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүче балалар команда зачетында беренче урынны алдылар.