ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында Кукмара –Волонтер оешмасы волонтерлары акция турында буклетлар әзерләп, листовкалар таратып, халыкны изге эшләргә өндәп йөрделәр. Шулай ук, волонтерлар “Китап дуслары” дип исемләнгән акция уздырдылар, үзәк кипатханәсе хезмәткәрләренә булыштылар.

24 апрель көнне – Изге эшләр көнендә – Лубян урман-техник көллияте студентлары өлкән яшьтәге кешеләргә утын кисү эшендә булыштылар.
25 апрель көнне, экологик культура тәрбияләү максатыннан, “Ялкын” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче балалар белән Зур Кукмара чишмәсе территориясе җыештырылды.

Түбән Комар китапханәсендә яхшылык, изге эшләр кылу турында кузаллау булдыру максатыннан “Һәрвакыт изгелек юлында бул” дип аталган китапханә сәгате үткәрелде.

23 апрель көнне Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына “Әдәпле булу серләре”, “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар әдәплелек төшенчәсе турында мәгълүмат алдылар, китаплар белән таныштылар. 
Язге шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, 24 апрель көнне “Атлант” клубы волонтерлары, педагоглар И. Петрова, О, Лаврентьева җитәкчелегендә, 2 группв инвалид Р. Исламгалеева һәм В. Дуловаларга өй тирәләрен җыештыруда ярдәм иттеләр.
Бүген Кукмара район Советы каршындагы яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде. Парламентның рәисе Нияз Хәсәнов үзе белән таныштырды һәм утырышны алып барды. Көн тәртибендә яшьләр парламентының хисап комиссиясен һәм башка комиссияләрен төзү, аларның составларын раслау, рәис урынбасарын, җаваплы сәркатибен сайлау, парламентның 2015 елга чаралар планын раслау, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
Бүген район Мәдәният йортында зур чара узды. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин һәм кеше хокукларын яклау буенча Татарстанның вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Кукмара, Әтнә, Биектау, Саба, Арча, Балтач, Питрәч, Теләче районнарыннан килгән армия яшендәге егетләр белән очраштылар.
23 апрель көнне “Музейная весна” чарасы кысаларында “Кукмара осталарының алтын куллары” дип исемләнгән туристик маршрутка презентация булды. 15 кешелек Татарстан журналистлары өчен Кукмара буйлап экскурсия оештырылды. Журналистлар металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек комбинатында, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.



23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Арбаш авылы китапханәсендә“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында китапханәдә 6 сыйныф укучылары катнашында дуслык көненә багышланган “100 сум акчаң булганчы,100 дустың булсачы” дигән халыкара һәм бер-береңә дусларча караш тәрбияләү максатыннан түгәрәк өстәл артында сорау-җавап кичәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International