ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр “Бала – төп пассажир!” дигән акция бара.

25 март көнне Битлянгур авылында яшәүче Закиров Сабир Мәсләви улына  90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Түбән Өскебаш җирлеге башлыгы Нургаян Мухаметзянов һәм секретаре Аскарова Рәйсә килделәр, аңа Россия Президентының, Татарстан Президентының  котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина З.М. 20 март көнне 1 сыйныф укучылары белән “Мәдәни көндәлек” өстендә эш алып барды. Ул көндәлекнең тутырылышын тикшерде, көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты. Укучылар белән бергәлектә көндәлектәге биремнәрне үтәделәр.
Әлмәт шәһәрендә мини-футбол буенча инвалидлар арасында Республика чемпионаты үтте. Ярышларда Кукмараның “Аргамак” командасы икенче урынны яулады.
Чишмәбаш авылында авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме белән мәчет тышкы яктан реставрацияләнде. Яңа манара һәм ай куелды.
Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары район үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр Баһавиева А.Р., Гайнутдинова Н.Ш. аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырдылар, журналларга күзәтү ясадылар. Әлеге экскурсиядә 49 бала катнашты.
Зур Кукмара авылы китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания – афәт ул” дигән әңгәмә үтте. Китапханәче Хазиева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына наркоманиянең зыяны турында сөйләде, мисаллар китерде, килеп чыгу, таралу сәбәпләрен аңлатты.
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр “Бала – төп пассажир!” дигән акция бара.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Синең героең кем?” дигән социаль акция узды. Анда районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясендә исәптә торучы балалар катнашты.
Питрәчтә “Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваленең зона туры узды. Анда Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән яшь башкаручылар чыгыш ясады. КУкмара рйаоныннан 150 бала катнашты. Кукмаралылар бик күп призлы урыннар белән кайттылар. Призлы урыннар алучыларның барысы да фестивальнең Казанда узган финал өлешендә чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International