ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәдәният идарәсе белән берлектә ятим һәм караучысыз калган, приемга алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бушлай экскурсия оештырды. Балалар “Туган якны өйрәнү” музее белән таныштылар, үзләренә бик күп бай мәгълүмат алдылар.

6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Җиңү паркы каршындагы мәйданда көн саен мәдәни-күңел ачу чаралары уза. 3 гыйнварда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары, ә 6 гыйнварда Югары Чура авылы үзешчәннәре концерт куйды. Тамашачылар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, уеннарда, төрле конкурсларда катнаштылар.
Яңа елга аяк баскач, Нырты урта мәктәбе үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән. Әлеге тантанага 200гә якын кунак чакырылган. Алар арасында төбәгебезнең күренекле шәхесләре дә шактый. Чара барышында мәктәпнең элеккеге директорлары Зиннур Сәләхов, Ахун Фәизов, Йосыф Хаҗиевлар истәлегенә мемориаль такта ачылган.
Кукмара 4нче урта мәктәбе каршындагы ял паркында спорт-күңел ачу чаралары узды. 4нче мәктәп, 1нче гимназия, “Зилант”, “Олимп” коллективлары бик матур бәйрәм оештырдылар. Шулай ук ул көнне чаңгы ярышлары да үтте.
Кукмара 3нче урта мәктәбе янындагы стадионда бәйрәм оештырылды. Анда олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Манзарас мәктәбе янындагы стадионда “Сәламәтлек көне” оештырылды. Анда спорт һәм күңел ачу чаралары узды.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Кукмаралылар өчен Зур Сәрдектән килгән үзешчән артистларның бәйрәм концерты күрсәтелде. Кыш бабай, Карчәчәк, Кәҗә һәм Сарык - программаның үзәгендә булып, райондашларыбызга Яңа ел сәламнәре ирештерделәр.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Якташыбыз, танылган шагыйрь, Россия һәм Татарстан Республикасы язучылар берлекләре әгъзасы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәриповны Һади Такташ исемендәге премия лауреаты булды. Бу бүләккә ул “Азатлык көне” җыентыгы өчен лаекдип табылды. 2012 елда дөнья күргән әлеге китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән поэмалары тупланган. Якташыбызны ихлас тәбрикләп, тазалык-саулык, яңа иҗади уңышлар телибез.


Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган программаларны яктыртучы массскүләм матбугат чаралары арасында бара торган республика конкурсына йомгак ясады. “Иң яхшы матбугат” номинациясендә “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева өченче урынны алды, диплом, истәлек бүләгенә лаек булды.


Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме – борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын, ил-көнебездә тынычлык, бердәмлек, татулык саклансын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International