ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе


Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме – борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын, ил-көнебездә тынычлык, бердәмлек, татулык саклансын.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

31 декабря – новогодние мероприятия на площади перед Парком Победы:

С 19 до 21 часа – новогодний концерт.

С 21 до 21.45 часов – новогодний театрализованный пролог «Новогодний музыкальный шаян-шоу», конкурс маскарадных костюмов.

С 21.45 до 22 часов – новогоднее поздравление руководителя района.

В 22 часов – новогодний салют.

С 22 до 23 часов – праздничная дискотека.

В РДК с 23 до 24 часов – продолжение дискотеки.

"Җиңү салюты" фестивале кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Җитмешенче җиңү язы килә" дигән концерт программасы һәм "Хәтер мәңгелек!" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Зур Сәрдек җирлегендәге барлык балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр, гимназия һәм мәдәният йортлары бай эчтәлекле экспозицияләр белән катнаштылар. Бәйрәмнең икече өлешендә җирлек тарихына багышланган "Сугыш җиле кагылган еллар" дигән документаль фотопрезентация тәкъдим ителде.
“IТ-чемпион” республикакүләм конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды. “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынны алган Байлангар урта мәктәбе интерактив җиһаз белән бүләкләнде. “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясе җиңүчеләре исә менә кемнәр: Булат Тухтаров (күппрофильле лицей, 3227 балл), Рамил Вәлиуллин (күппрофильле лицей, 2903 балл), Линар Гыйльманов (Поч.Сутер мәктәбе, 2593 балл). Әлеге укучыларга ноутбуклар тапшырылды.
Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре – токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатында Казан шәһәрендә оештырылган “Һөнәр буенча иң яхшысы” конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар. Егетләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады, үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Кукмарада шундый үз эшенең осталары булуы белән горурлануын белдереп, алга таба да эшләрендә уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде.
Республикада “Полиция Кыш бабае” пиар-акциясе бара. Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әкият кар шәһәрчекләре, скульптуралар ясау, территория, биналарны бизәү буенча оешма, учреждение, предприятиеләр арасында узган район конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр:

1 урын – Кукмара инженерлык челтәре

2 урын – “Татавтодор”ның Саба филиалы

3 урын – “Олимп” боз сарае, “Зилант” спорт мәктәбе.

“Иң матур бизәлгән бина” номинациясендә – район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, металл савыт-сабалар заводы

“Иң матур елка” номинациясендә – район Мәдәният йорты

“Иң күп кар сыннары ясаучы” номинациясендә – район үзәк дәваханәсе.

Мәдәният учреждениеләре арасында

1 урын – Вахит авылы мәдәният йорты

2 урын – Югары Чура, Ош.Юмья клублары

3 урын – Туембаш, Түбән Өскебаш, Мәчкәрә мәдәният йортлары.
Әкият кар шәһәрчекләре, скульптуралар ясау, территорияне бизәү буенча район конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр:
Төп һәм урта мәктәпләр арасында:
1 урын – Мәчкәрә коррекция, Түбән Үрәс мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе
2 урын – Сәрдекбаш, Кәркәүч, Ядегәр мәктәпләре, күппрофильле лицей, Кукмара 1нче гимназиясе
3 урын – Кукмара 4нче, Мәмәшир, Лельвиж, Олыяз, Нырты мәктәпләре.
“Оригинальлек өчен” номинацисендә – Мәчкәрә, Байлангар, Поч.Кучук мәктәпләре.
Яңа ел бәйрәмендә күп кенә чаралар пиротехник эшләнмәләр кулланып үткәрелә. Аларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга кирәк, базарлардан, киосклардан һәм башка сәүдә нокталарыннан алу тыела, чөнки анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган, сертификатсыз пиротехник эшләнмәләр кайта. Үткән елда гына әлеге бәйрәм чорында республикада 5 кеше, шул исәптән ике бала шундый шартлаткычлардан зыян күргән.
Суд приставлары хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Яңа елга – бурычларсыз” дип исемләнгән традицион акция үткәрә. Әлеге акция бурычларын вакытында түләмәү белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International