ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
8 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Гарипова Кукмара №3 мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде.
8 декабрь көнне Кукмарада Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган акция үтте. Кукмара №4 мәктәбе укучылары поселок урамнарында үтеп баручыларга ришвәтчелеккә каршы сүзләр язылган листовкалар тараттылар.
8 декабрь көнне С.А. Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбендә Геройлар көненә багышланган чара үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Советлар Союзы Геройлары һәм социалистик хезмәт Геройлары турында сөйләнелде.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
7 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2001 елгы малайлар арасында хоккей буенча татарстан Республикасы Беренчеле уены үтте. Уенда Кукмара һәм Апас командалары катнашты. Исәп: 11:7.
4 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда 1998 елгы малайлар арасында Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган хоккей турниры узды. “Олимп”, “Орион”, Чишмәбаш, Урта Шөн командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урын – Урта Шөн, 2 урын – Чишмәбаш, 3 урын – “Олимп” командалары яулады.
6 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында баскетбол буенча мәктәп командалары арасында VI Кукмара районы Беренчелегенең V туры үтте. 3-4 сыйныф кызлары арасында Манзарас мәктәбе командасы №4 мәктәп командасын 16:0 исәбе белән отты. 3-4 сыйныф малайлары арасында №3 мәктәп командасы күппрофильле мәктәп командасын 23:4 исәбе белән, Олыяз мәктәбе командасы №3 мәктәп командасын 12:3 исәбе белән җиңде. 5-6 сыйныф малайлары арасында №3 мәктәбе командасы Күппрофильле лицей командасын отты.
Кукмара №3 мәктәбендә прокурор ярдәмчесе Н.С. Разинова, җәмәгать советы члены Р.Н. Иванова 11 сыйныф укучылары белән очраштылар. Җәмгыять белеме укытучысы О.А. Королев укучыларга ришвәтчелек, аңа каршы көрәш трында сөйләде. Н.С. Разинова ришвәтчелеккә каршы көрәшнең норматив-хокукый базасы белән таныштырды. Очрашуга нәтиҗәне мәктәп директоры Р.Д. Бариев ясады.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Кукмара муниципаль районы Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мингазов Васил гражданнар кабул итте. Мөрәҗәгать ителгән проблемалар арасында торак хәлен яхшырту, табигый чыганакларны саклау һәм авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерүгә кагылган сораулар бар иде. Барлыгы алты кеше үз проблемалары белән уртаклашты.
3 декабрь көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә “Беренче класска багышлау” кичәсе үтте. Кичәне оештыручы һәм алып баручы Шаймарданова Зөлфия Камиловна. Балалар өчен “Домисолька” дип исемләнгән музыка иленә сәяхәт оештырылды. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле һзм файдалы үтте.
Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дип аталган айлык үтте. Айлык дәвамында төрле конкурслар, рәсем күргәзмәләре үтте. Айлык укучылар көче белән әзерләнгән театрлаштырылган тамаша белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International