ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Пермь шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда Россиянең 7 төбәгеннән 256 спортчы катнашты. Татарстан данын “Ялкын” яшүсмерләр клубыннан йөрүчеләр яклады. Күппрофильле лицей укучылары Ранис Якупов (тренеры Алмаз Галәветдинов) 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче урынны алды.
Купка мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды. “Әйтче әле, бармы бу дөньяда яратмаган ана баласын?” дигән концертка халык бердәм булып килгән иде. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды.
Казанда республикакүләм фән фестивале узды. Анда районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин, Даниил Иванов, күппрофильле лицейдан Станислав Демьяновлар катнашты.
3 декабрь көнне Лубян авылы мәдәният йортында, Инвалидлар көне уңаеннан концерт куелды. Концерттан соң кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.
Ятмас Дусай авылы китапхәнәсендә 9-10 сыйныф укучылар белән "СПИД - куркыныч чир" дип аталган әңгәмә уткэрелде, "СПИД - ХХ гасыр чире" дигән лекция укылды. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
3 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Саттарова Лилия Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен “СПИД – гасыр афәте” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Әлеге чара Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган иде.
Янил авылы китапханәсендә бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан, киң катлам укучылары өчен “Алар безнең арада яши ” исеме астында әңгәмә үткәрелде. Барлыгы 8 укучы катнашты. Китапханәче Галимуллина Гөлнур Ваккас кызы “Международный день инвалида” дип исемләнгән презентация күрсәтте.
Сәрдекбаш китапханәчесе Гайнутдинова Айгөл Әниләр көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, “Иң кадерлем –әнием” дигән кичә үткәрде. Кичәдә киң катлам укучылар катнашты. Кичәдә балалар әниләр өчен концерт куйдылар, шигырьләр сөйләделәр.
“Зилант”та йөзү буенча көзге беренчелек үтте. Үз яшьтәшләре арасында Алсу Зайцева, Мирза Шәймәрданов, Рәзилә Зарипова, Аяз Якупов, Илфирә Шәрипова, Азат Әхмәдиев, Сәйдәш Шәймәрдановлар беренче урыннарны алдылар.
Район Башлыгы Сергей Димитриев Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, спорттагы уңышлары өчен спортсмен инвалидларга – “Аргамак” командасы членнарына Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International