ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
29 ноябрь көнне Березняк авылы мәдәният йортында «Гомерләре ялгыз узса да» дип аталган бәйрәм кичәсе үтте. Бу бәйрәмгә, тол калып, балаларын ялгызлыкта үстергән әниләр чакырылды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелды. Истәлек бүләкләре тапшырылды.
30 ноябрь көнне Чарлы авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт куелды. Әниләргә карата күп җылы, ягымлы сүзләр әйтелде. Сәхнәдән аларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Концерт тамашачыда зур тәэсир калдырды, канәгатьлек хисләре уятты.

29 ноябрь көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә мәдәният йорты каршында күптән түгел оешкан хатын –кызлар ансамбле, мәктәп укучылары, авыл үзэшчәннәре катнашты.
Районыбызда соңгы елларда онытылып торган күркәм традиция яңартылды – авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, “Сөт иле” берләшмәсе җитәкчесе катнашты. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Аналар көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарны кабул итеп, аларга “Ана даны” медальләре һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.
30 ноябрь көнне Түбән Үрәс авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Концерт программасында үзэшчән артистларның , иҗат коллективларының чыгышы булды.
30 ноябрь көнне Олыяз авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт куелды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады.
Урта Комар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Түбән Комар авылында җәяүлеләр өчен күпер төзелә.
29 нчы ноябрь көнне Мәмәшир мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Сәлам юллыйм” дип исемләнгзн музыкаль кичә узды.
29 ноябрь көнне Югары Шөн авылы клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты куелды. Әниләр һәм әбиләр, үзләренә карата әйтелгән җылы сүзләрдән канәгатьлек хисләре кичерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International