ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның Манзарас урта мәктәбендә зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар мәктәпнең Сабир Әхтәмов музеенда булдылар, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
30 ноябрь көнне Югары Кузьмес авылы китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чара үтте. 1-5 сыйныф укучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Китапханәсе Валентина Тухтарова әниләр турында әңгәмә үткәрде. “Әни – мәңгелек исем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
28 нче ноябрьдә әниләр бәйрәме көне уңаенннан Янил авылы китапханәсендә “Әниләр күңеле” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Барлыгы 22 кеше катнашты. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. “Тылсым” курчак театрына йөрүче укучылар Х.Ибраһимовның “Канатлы бозау” әкиятен күрсәтте.
Аны оештыруны 1988 елда Әлфинур Сабитова һәм Илгизәр Закиров башлап җибәрделәр. Илгизәр Закиров оешманың беренче җитәкчесе булды, икенчесе – Мәсләви Галиев, өченчесе – Ясәви Заһидуллин. Аларның барысы да үз вазыйфаларына бик җаваплы карады.
28 ноябрь көнне Ядегәр авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт куелды. Концерт программасында урта гомуми белем бирү укытучылары һәм укучылары чыгыш ясады. Алар әниләргә карата булган хөрмәт хисләрен һәркем күңеленә җиткерә алдылар. Концерттан һәркем күтәренке күңел белән таралышты.
Туембаш авылында яңа төзелә торган мәчет манарасына ай куелу уңаеннан тантаналы чара үтте. Мәчет авылдашлар һәм якташларның хәйрия ярдәме белән төзелә. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Мәчет җәй айларына ачылыр дип көтелә.
28 ноябрьдә Зур Кукмара авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Әниләр бәйрәме” үткәрде. “Шатлык”, “Бәләкәч” балалар бакчалары һәм, Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары белән рәсем конкурсы үткәрелде. Бәйрәм барышында җиңүче балалар бүләкләнде.
30 ноябрь көнне Ятмас Дусай авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Ана - бөек исем" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
“Ялкын” яшүсмерләр клубында Әниләр көненә багышланган концерт үтте. Бәйрәмгә әниләр, әбилә, апалар чакырылган иде. Балалар әниләргә багышлап җырлар, шигырьләр башкардылар, “Көнбагыш” чәчәчге биюен башкардылар. Бәйрәм чарасы күңелле узды, һәркемгә шатлык , күтәренке кәеф бүләк итте.

5 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вәгыйз Васил улы Минһаҗев халыкны кабул итәчәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 2–70–57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International