ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Лубян авыл җирлегендә беренче Яңа ел чыршысы урнаштырылды.
Спорт-сәламәтләндерү айлыгы кысаларында мәктәп китапханәчесе Нигматуллина С.Н. тарафыннан "Саулыгым-байлыгым минем" дип аталучы китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар сәламәтлекне саклау буенча материаллар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.
Зур Сәрдек гимназиясендә "Сәламәтлек - начар гадәтләргә альтернатива" акциясе кысаларында 1 -4 сыйныфлар арасында спорт бәйрәме узды.
27 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Уку залы китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна “Әниемнең җылы кочагы” дип аталган әңгәмә үткәрде.
«Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә 27 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган чара үтте. “Елмаю” һәм “Мәхәббәт” командалары төрое конкурсларда катнаштылар: интеллектуаль сорауларга җавап эзләделәр, спорт, музыкаль биремнәр үтәделәр. Диляра Кашапова әниләргә матур җырын бүләк итте.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алып үстерүчеләр, иҗади гаиләләр тәбрикләнде. Бер гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Район үзәк дәваханәсендә быел 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшь тулучыларга диспансеризация үткәрелә. Аны үткәрү срогы тәмамланырга ике атна вакыт калды. Үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар бу көннәрдә район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итсеннәр иде.
Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Дәүләт Советы рәисе җитәкчесе урынбасары Р.А. Ратникова һәм Район Башлыгы урынбасары Р.А. Каримуллина катнашында парламент дәресе узды. Әлеге дәрес сингапур методларын кулланып уздырылды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге тынлы оркестры Вятка Аланында узган “Өрәңге яфрагы” өченче халыкара конкурста катнашты һәм икенче урынны алды. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары аерым башкаручылар Ильяс Сибгатуллин, Алия Курочкина, Газинур Гыйльфановларның, виртуоз уенчылар Земфира Юзмиева, Владимир Панковлар чыгышларын да бик ошаткан.
“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында Мәмәшир авылы клубында КВН үткәрелде. Бәйгедә студентлар һәм авыл яшьләре командалары көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International