ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Ватан” берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый үзәге үзенең еллык эшенә хисап ясады. Анда алда торган бурычлар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча чаралар планы хакында сөйләшенде. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты.


Югары Арбаш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ландыш Салихова Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештырган XIV "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып сертификат белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә күңел көрлеге һәм иҗади уңышлар телибез.
23 ноябрь көнне Березняк авыл җирлеге Камышлы авыл клубында “Каз өмәсе” үткәрелде. Әлеге чарада авыл үзэшчәннәре һәм мәктәп укучылары актив катнашты.
“Шәфкать” халыка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәвалану курсы узучы пенсионерлар өчен Кукмара үзәк китапханә хезмәткәре Салимова Тәскирә “Әнкәй җирдә зур кеше” дип аталган мара үткәрде. Әлеге чара Әниләр көненә багышлап оештырылды.
26 ноябрь көнне Район Башлыгы урынбасары җитәкчелегендә җирлек башлыклары белән чираттагы киңәшмә үтте.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
24 ноябрь көнне Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, җәмгыять белеме укытучысы Лилия Мутигуллина югары сыйныф укучылары белән “Бергәләп коррупциягә каршы” дип аталган түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде.
21 ноябрь көнне Кукмара №4 мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланган “Законнар кайда туа?” дип аталаган парламент дәресләре үтте. Дәресне җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Фидаиль Багаутдинов үткәрде.

Сәрдекбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Галиев Ильс Расим улы һәм Файзуллина Эндже Ахматгали кызы "Законнар кайда туа?" дигән темага Парламент дәреселәре үткәрделәр.
Үзәктә хезмәт ветераны Люция Шәрифуллина белән очрашу үткәрелде. Люция Әгъләм кызы биредә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Һәрвакыт үз вазыйфаларына намус белән карады, балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтте. Әмма иң беренче чиратта әхлакый сыйфатлар – сабыр булу, бер-береңне аңлау, кешелеклелек тәрбияләргә тырышты. Ул хезмәттәшләре арасында да һәрвакыт абруйлы булды. Лаеклы ялда булса да, аңа хәзер дә сорау-киңәшләр белән мөрәҗәгать итәләр.
“Зилант” спорт мәктәбендә тренер Рүзия Габдрахманова кул астында шөгыльләнүчеләр Кукмара металлл савыт-сабалар заводының хәйриячелек ярдәме белән әлеге турнирга барып, күркәм нәтиҗәләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International