ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Район мәгариф идарәсе, иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Зур Кукмара урта мәктәбендә Зөфәр Гомәров истәлегенә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәрде.
5 ноябрь көнне Березняк Х.В. Вагапов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих фәненнән Харис Вагапов исемендәге олимпиада уздырылды. Барлыгы 100 укучы катнашты.
2 ноябрь көнне Өлге авылында яшәүче Гафиева Мәгъсәмә Газизулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллина котладылар, Россия Федерация Президентының котлавын тапшырдылыр.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
13 ноябрьдә, 14.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Минниханов кабул итәчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Октябрь урамы. 1 йорт (район эчке эшләр бүлеге).
6 ноябрь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Әлеге чарада районыбызның үзэшчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.
Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Безнең йортыбыз-Татарстан” республикакүләм этнокультура фестиваленең Гала-концерты узды. Анда районыбызның Урта Комар авылыннан “Зәңгәри”, Поч.Сутерның “Инвожо” удмурт фольклор ансамбльләре, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле катнашты.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
4 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган зур концерт булды. ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан үзэшчән сәнгать артистлары район халкы өчен бик теләп чыгыш ясады.
Казанның “Мега” сәүдә комплексында дәүләт социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар, “Төрле төсле балачак” рәсемнәр конкурсы җиңүчеләре катнашында бәйрәм узды. Әлеге чарага Кукмарадан Радмир Хәсәнов һәм Никита Петров та барды.
“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Земфира Ямалова поселокның күппрофильле лицей, 3нче һәм 4нче урта мәктәп укучылары катнашында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында тематик дискотека үткәрде. Укучылар үзләре дә әлеге чарада актив катнашып, төрле конкурслар, бәйгеләр, чыгышлар аша наркотик матдәләргә карата каршы фикердә булуларын белдерделәр.
2 ноябрь көнне "Олимп" Боз сараенда шайбалы хоккей буенча 2001 елда туган малайлар арасында узучы Татарстан Беренчелеге уены узды. Анда Байлар Сабасы һәм Кукмара командалары катнашты. Исәп 5:6.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International