ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Асия Борковских көн саен балалар белән гадидән катлаулыга таба барып, аппликация, кәгазь пластикасы, квиллинг техникасын кулланып, вак моториканы үстерү буенча дәресләр алып бара. Киләчәктә тегү, бәйләү, бисер белән үрү техникалары да кулланылачак, хезмәт күнекмәләрен үзләштерү этаплап алып барыла.
Кукмара 1нче гимназиясе укучысы Искәндәр Шәрәфиев 2000 елгы малайлар арасында Казанда узган самбо буенча республика ярышыннан беренче урынны алып кайткан.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Этномирида” Халыкара конкурс-фестивале узды. Бәйге “Фольклор ансамбльләр”, “Милли инструменталь башкару”, “Декоратив-гамәли иҗат”, “Милли вокал башкару” номинацияләрендә үтте. Фестивальдә уку йортлары коллективлары, төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады.
Янил авылындагы “Кукмара аграр көллияте” базасында республиканың 30 яшькә кадәрге комбайнчылары арасында оештырылган телевизион бәйгенең икенче этабы үтте.
Кукмара мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге тарафыннан Починок Кучук урта гомум белем бирү мәктәбендә районыбызның 8-11нче сыйныф укучылары арасында географиядән Светлана Ямбулатова истәлегенә багышланган олимпиада узды. Анда район мәктәпләреннән 100дән артык бала катнашты.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
26 октябрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2001 елгы малайлар арасында шайбалы хоккей буенча Кукмара һәм Җәлил командалары арасында Татарстан Беренчелеге узды.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
17 октябрь көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында чәй өстәле артында Мәмәшир җирлеге мәдәният өлкәсндә эшләп киткән ветераннар белән очрашу булды. Очрашуның төп өлеше Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р.А. Габбасаваның эшләгән чор истәлекләренә багышланды.
26 октябрь көнне “Зилант” спорт косплексында 1998-1999 елгы балалар арасында баскетбол буенча Кукмара районы Беренчелеге үтте. Ярышларда 3 кызлар командасы (Вятка Аланы, Зилант,ґ Нырья) һәм 7 малайлар командасы (Вятка Аланы, А.М.Булатов исемендәге лицей, №3 мәктәп, Манзарас, Сәрдекбаш, Чарлы, Ч.Т. Айтматов исемендәге Гимназия) катнашты.

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
17 октябрь көнне район мәдәният йортында спорт һәм яшьләр белән эшләү булеге, мәдәният, мәгариф Идарәләре белән берлектә “Экзтремизмга юк” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада А.М. Булатов исемендәге лицей, №3 номерлы мәктәп укучылары актив катнашты.
24 октябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Кукмара №3 мәктәбе укучылары белән “Лермонтовны искә алып” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара бөек рус шагыйренең тууына 200 еллыкка багышланган иде. Укучылар шагыйрьнең биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштылар, шигырьләрен искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International