“Миләшкәй” 9 нчы номерлы балалар бакчасында музыка укытучылары өчен семинар-практикум үткәрелде. Музыка укытучысы Яруллина Гөлшат Райнуровна ачык дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес күтәренке рухта үтте, балалар да бик актив булды. Чарада Кукмара бистәсе балалар бакчалары музыка укытучылары катнашты.