ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
21 октябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Дамировна Кукмара үзәк китапханәсенең уку залында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курсы үтүче балалар өчен “Наркотикларга – юк” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Шулай ук “Наркомания – үлемгә илтә” дип аталган презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылды.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
“Зилант” спорт мәктәбенең җыелма командасы (2000-2001 елгы) Минзәлә шәһәренә барып, волейбол буенча Кукмара данын яклап, призлы өченче урынны алып кайттылар. Ярышларда тренер-укытучы Айрат Вахитов һәм аның укучылары Алия Вахитова, Адилә Низамова, Алия Закирова, Адилә Сафина, Адилә Газизова, Диана Сафарова, Сабина Сәләхова, Илдания Газизова, Снежанна Сайфеева, Альбина Яковлева, Регина Михайлова, Юля Демидовалар катнашты.
Купка авылы китапханәсендә үткән “Без яшибез дуслык илендә” дип исемләнгән әңгәмә барышында укучылар белән берлектә “Экстремизм нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләнелгән, балаларга тарихи вакыйгалар аша халкыбызның төрле милләт кешеләре белән ничек яшәүләре турында сөйләнелгән.
Район Мәдәният йортында контракт буенча армиядә хезмәт итү мәсьәләләренә багышлап уздырылган чарага 18-40 яшьлек ир-егетләр чакырылган иде. Татарстанның контракт буенча хәрби хезмәтка гражданнарны туплау пункты начальнигы Эдуард Тимербулатов үзенең чыгышында әлеге төр хезмәт итүнең шартлары, таләпләр белән таныштырды, ташламалар, торак мәсьәләләре турында сөйләде, очрашуда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында шахмат-шашка буенча сайлап алу турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында беренче урынга Валентина Борисова чыкты.
19 октябрь көнне “Зилант” спорт комплексында 2000-2001 елда туган малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча район Беренчелеге үтте. 4 кызлар һәм 4 малайлар командасы катнашты. Беренче урында Кукмара №3 мәктәбе кызлары һәм егетләре командалары калды.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Асия Борковских көн саен балалар белән гадидән катлаулыга таба барып, аппликация, кәгазь пластикасы, квиллинг техникасын кулланып, вак моториканы үстерү буенча дәресләр алып бара. Киләчәктә тегү, бәйләү, бисер белән үрү техникалары да кулланылачак, хезмәт күнекмәләрен үзләштерү этаплап алып барыла.
Кукмара №1 Гимназиясендә югары сыйныф укучылары Пенсия фонды Идарәсе начальнигы урынбасары Набиева Зөһрә Вәгыйз кызы белән очраштылар. Ул балаларга пенсия белән тәэмин итүнең принциплары һәм формалары белән таныштырды.
26 октябрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2001 елгы малайлар арасында шайбалы хоккей буенча Кукмара районы һәм Җәлил поселогы командалары катнашында Татарстан Республикасы Беренчелеге була.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген район Советының утырышлар залында Кукмара муниципаль районы Советының утыз сигезенче сессиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International