ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
1 октябрьдән 10 кадәр авыл клубларында халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздырылды. 6 октябрь көнне Югары Шөн авылы клубында өлкәннәр өчен концерт куелды һәм чәй эчү оештырылды.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
9 октябрь көнне балалар китапханәсендә якташ язучыбыз Р. Башарның тууына 65 еллыгына багышланган “Кыйбласы – балак иле” дип аталган әдәби кичә үтте. Әлеге чарага А.М. Булатов исемендәге лицейның 4б классы балалары чакырылган иде. Методист Багавиева Алсуның мавыктвргыч итеп сөйләве балаларны язучының әдәби иҗат дөньясына алып кереп китте. Эчтәлекле презентация балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар өчен кызыклы викторина үткәрелде.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
12 октябрьдә “Зилант” спорткомплексында спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Россия хөкүмәтенең ЛУКОЙЛ хәйрия фонды “РИТЭК” мәдәни һәм социаль проектлар конкурсы оештыра. Кукмараның “Туган якны өйрәнү” музее коллективы, Ләбүдә Дәүләтшина җитәкчелегендә “Сандугач чишмәсе” проекты белән катнашып, 175000 сум акча отты. Әлеге суммага бистәбезнең “Металлодизайн” оешмасы Мәчкәрә авылындагы “Сандугач чишмәсе”н төзекләндерде. Бу эштә аларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәлиуллин, авыл халкы, Мөнир хәзрәт тә теләп булышты.
Авылыбыз клубында өлкәннәр көне уңаеннан матур кичә үткәрелде.
Бәйрәм белән котлаган авыл җирлеге башлыгы Фирая апа өлкәннәрне:”Юлларыбызны төзекләндерү башланды”, - дип сөендерде. Бәйрәмдә Рашидә апа үзе язган шигырьләрне укыды. Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе укучылары җыр, биюләр, шигырьләр сөйләп концерт куйдылар.
Лубян авылында көзге ярминкә үткәрелде.Бәрәңге, яшелчәләр, ашлык, ярмалар, печәнгә сорау аеруча зур булды. Киләсе ялларда Лубянда тагын да киңәйтелгән ярминкә үткәрү күздә тотыла.
Әсән-Елга авыл китапханәсе хезмәткәре Әлфинә Нафикова Пычак урта мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” дигән тәрбия дәресе үткәрде. Әлеге чара укучыларда начар гадәтләргә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, яхшы буласы килү теләге уяту, яхшы күңеллелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан узыдрылды.
8 октябрь Янил авыл китапханэсендә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан, 5-6 нчы сыйныф укучылары белән “Хайваннар дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән интелектуаль уен үткәрелде.
17 cентябрь көнне Купка авылы китапханәсендә “Экстремизмга-юк” айлыгы кысаларында “Без яшибез дуслык илендә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән “Экстремиз нәрсә ул ?” дигән сорауга җавап эзләнелде. Балаларга тарихи вакыйгалар аша халкыбызның төрле милләт кешеләре белән яшәүләре турында сөйләнелде.
7 октябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә укучыларны Рәшит Бәшәрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатыннан балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең 65 яшь тулу уңаеннан “Ул-балачак иленнән” дип аталган презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International