Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә“Ул-балачак иленнән” дип аталган презентация күрсәтелде
7 октябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә укучыларны Рәшит Бәшәрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатыннан балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең 65 яшь тулу уңаеннан “Ул-балачак иленнән” дип аталган презентация күрсәтелде.
Мәгариф хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен РДКда уздырды
Район Мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан зур бәйрәм узды. Мәгариф хезмәткәрләрен район җитәкчесе Сергей Димитриев, район мәгариф идарсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар котлады. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-бию белән үрелеп барды.
8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кукмараның суд хезмәткәрләре республикакүләм иҗади сәнгать конкурсында беренчелекне алды
Районыбызның халык һәм җәмәгать судларында эшләүче хезмәткәрләр Биектауда узган “Фемида – в содружестве муз” республика конкурсының “Төньяк зона” турында катнашып кайттылар. Бәйгенең әлеге турында Балтач, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау районнарының суд хезмәткәрләре чыгыш ясады.
“Авыл укытучысы” республика конкурсында җиңгән Рәмзия Бәшәрова тун белән бүләкләнде
Татарстанның авыл һәм районнары мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2014” конкурсында беренче урынны яулаган Рәмзия Бәшәрова “Татмедиа” бинасында узган җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашып кайтты.
"Туган ягы кирәк кешегә"
7 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәваланучы пенсионерлар өчен китапханәче Салимова Т.Х. “Туган ягы кирәк кешегә” дип аталган кичә үткәрде.
7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары "Пирамида"да бәйрәмдә катнашты
Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде, анда районыбыздан да бер төркем җитәкчеләр һәм хезмәт алдынгылары катнашты.
3
октябрь, 2014 ел
җомга
Бәйрәм котлавы
Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан бәйрәме белән котлады.
- Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Һәрбер дини бәйрәм тормыш мәгънәсе, бүгенге яшәешебез, күңел халәте турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә. Мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә дә изге гамәлләр кылырга, якыннарыгызны гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да сөендерергә язсын.
Кылган гамәлләрегез тормышка ашып, шушы изгелекләр тормышыбызга ямь, районыбызның һәр тармагында уңышка ирешеп, тормышларыбызга бәрәкәт өстәлсен.
Барыгызга да исәнлек, саулык, сәламәтлек, мул тормыш һәм тынычлык телим.
2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кукмарада Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде
Башлангыч ветеран оешмасы җитәкчеләре, актив яшәү рәвеше алып барган пенсионерлар иң элек районыбызда соңгы елларда сафка баскан объектларда булдылар. Аннан соң бәйрәм Кукмара күппрофильле лицеенда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады.
Янил авылы китапханәсендә “Экстремизм нәрсә ул?” дип исемләнгән әңгәмә үтте
Терроризмга каршы көрәш максатыннан, 28 сентябрь көнне Янил авылы китапханәсендә “Экстремизм нәрсә ул?” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Барлыгы 12 бала катнашты.
Вахит авылы китапханәсендә “Экстремизмга-юк!” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте
26 сентябрьдә Вахит авылы китапханәсендә “Экстремизмга-юк!” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Әлеге дәреснең максаты- укучыларны бер-береңә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү, тыныч тормышның кадерен белеп, һәркем өчен кадерле һәм кыйммәтле булган гомерне саклап, һәрчак уяу булып яшәү кирәклеген аңлату. Экстремизм, терроризм сүзләренә аңлатма бирелде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз