19-20 сентябрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узды. Бәйрәм программасында Тынычлык һәм татулык сараеның Опера залында Татарстанныңсәнгать осталары гала-концерты, “Хан-Шатыр” сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда сабантуй, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм анда куелган продукцияне сату, Татарстан артистлары концерты, сәүдә күргәзмәсе һәм башкалар бар иде.
27 сентябрьдә, сәгать 9.00-18.00дә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрә.