ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
19 апрель көнне А.М. Булатов исемндәге күппрофильле лицеенда булачак беренче класс балалары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булды. Актлар залында укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт булды. Аннан соң балалар спорт залына киттеләр, биредә физкультура укытучылары “Күңелле стартлар” үткәрде. Ә әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде.
18 апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы №7 Гимназиясендә XII республикакүләм Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучысы Маляева Гузәл (җит. Шарифуллина Н.Б.) “Быть человеком” дип исемләнгән фәнни эш тәкъдим итте һәм беренче урын яулады.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“Бөтенрусия яхшылык атнасы” кысаларында Кукмара бистәсендә "Добровольцы- детям", " Наша общая Победа" акцияләре уза. Әлеге акциягә Кукмара №4 мәктәбе укучылары да бик теләп катнаша. Шимбә көнне башка мәктәп укучылары белән беррәттән “Спасая жизни” акциясендә катнашып, үтеп баручыларга буклетлар, флажоклар өләштеләр, донор булуның үзенчәлекләрен аңлаттылар.
“Уникс” концертлар залында XIV ачык Республикакүләм "Созвездие-Йолдызлык-2014" телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты үтте. Вокал-хореографик ансамбль “Импульс” (җит. Нурмиеева Л.И., хореограф Бадышева Р.М.) дипломант исеменә лаек булды.
19-20 апрельдә Зәй шәһәрендә фигуралы шуу буенча “Яшь фигурачы – 2014” дип исемләнгән “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Бу уңайдан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җирле совет депутатларын, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

-Халык сезгә һәм сезнең коллегаларга җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүне һәм үзенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын үтәүне зур ышаныч белән тапшырган. Әйтергә кирәк, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнары муниципалитетлар тормышының икътисадый, социаль, мәдәни өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алдылар.
Язгы-җәйге чорда янгын очраклары күбәю сәбәпле, республикада 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим игълан ителде, дип хәбәр итте район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәгыйтов. Авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга бу чорда учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, янгын чыгу куркынычы тудырган эшләр башкару тыела.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы 21 апрельдән 31 апрельгә кадәр торак секторларны терроризмнан саклауга юнәлдерелгән “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” дигән республика буенча комплекслы профилактик операция үткәрә.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлау, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, терлекчелектә сөт җитештерүне арттырып, көнлек сөт сатуны 155 тоннага җиткерү бурычы куелды.

19
апрель, 2014 ел
шимбә
19 апрель көнне, Бөтенрусия “Язгы шәфкатьлелек атнасы” һәм Бөтенрусия донор көне кысаларында яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф Идарәләре, “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан “Спасая жизни” дип аталган акция үткәрелде. Элеге акциядә поселок мәктәпләре, Зур Кукмара һәм Манзарас авылы мәктәпләре укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International