ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
23 апрель көнне “Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм Кукмара волотерлары белән берлектә “Ничек яшисең, ветеран?” акциясендә катнаштылар.
Арчада “Сәламәтлек” XI авыл Спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча ярыш узды. Анда үз үлчәү авырлыкларында Рүзия Габдрахманова, Ринат Сөләйманов – беренче, Рөстәм Муратов – икенче, Вероника Смирновалар өченче урыннарны яуладылар.
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына!

28 апрельдә, 12.00 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Анда җирле шагыйрьләр, язучылар белән очрашу булачак. Районыбыз шагыйрьләре, композиторлар иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Кичәгә керү ирекле. Рәхим итегез!

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Районның барлык хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре башланып китте. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру, уҗым басуларына ашламалар кертү, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату бара.
21-23 апрельдә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Кукмара туган якны өйрәнү музее “Бу елларны онытырга мөмкин түгел” дип аталган күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмәдә 39 экспонат күрергә була иде: солдат хатлары, солдат каешы, кобура, фляга, чиккән кулъяулык, фоторәсемнәр һ.б..
21 апрель көнне Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу булды. Әлеге чарада район ветераннар советы рәисе М. Мансуров, инвалидлар оешмасы рәисе Р. Нигъмәтҗанов, ветераннар советы членнары, җирлек башлыгы Н. Мөхәммәтҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
22 апрель көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Мәдәният дөньясында” дигән интеллектуаль уен-марафон үткәрелде. Бәйрәмне Ярмиева Алсу алып барды. 2, 4 сыйныф укучыларыннан 12 бала катнашты.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Олыяз авылында әле узган ел гына сафка баскан урта мәктәп бинасын могҗиза дими – ни дисең! Әлеге әкият дөньясын үзе килеп күрмәгәннәр аңлый да, күз алдына да китерә алмый.
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча республика чемпионаты үткәрелде. Байлар Сабасы спорткомплексында үткәрелгән әлеге ярышларда безнең районның “Аргамак” командасы да катнашты, дип хәбәр итте әлеге команда җитәкчесе Дамир Галиәхмәтов.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында районда тирә-якны җыештыру буенча өмәләр башланды. Байлангар һәм Мамашир авыл җирлекләрендә территорияне җыештыру буенча өмәләр үтте инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International