ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Укучыларны һәм укытучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту, практик интеллек һәм аналитик фикерләү өчен шартлар тудыру максатында 14 март көнне А.Х. Газизуллин исемендәге Югары Арбаш мәктәбендә II районара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция эше өч секциядә алып барылды: “Табигый һәм тарихи һәйкәлләр”, “Экологик проблемалар һәм кеше сәламәтлеге”, “Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап”, “Техник иҗат”. Барлыгы 42 укучы катнашты.









Соңгы вакытта республикабызның аерым гражданнары һәм предприятиеләр кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм итү инициативасы белән чыгалар. Бу уңайдан Татарстан Республикасында “Кырым халкына ярдәм” (“В поддержку жителей Крыма”) счеты ачылды һәм ярдәм чаралары җыю башланды.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
21 мартта Зур Кукмара мәктәбендә район мәгариф идарәсенең иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге III ачык республикакүләм “Фәнгә омтыл” иҗади эшләр фестивале үткәрә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белгечләрне, язгы кыр эшләрен оештыруда җаваплы кадрларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыту башланды.
Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, коррупция фактларын ачыклау өчен шартлар тудыру һәм коррупцион күренешләр турында мәгълүмат алу максатыннан район башлыгы “Ышаныч тартмасы” эше турындагы кагыйдәнамәне раслады.
ИТ-чемпион” республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде. Узган ел конкурста 253 мең укучы катнашып, шуларның 500 гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдалаырга өйрәткән. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук иң актив мәктәпләрне дә бүләкләргә җыеналар. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр “шәхси кабинет”ларына 15 марттан керә ала.
“Зилант” спорт мәктәбенең чаңгычылар бүлегендә шөгыльләнүчеләр “Казан корыч профильләре” җәмгыяте призына Чебаксар поселогында узган республикакүләм чаңгы ярышында катнашып кайттылар.
“Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта районыбызда 7040 инвалид бар. Үткән ел әлеге үзәктә аларның 216сы сәламәтлекләрен ныгыткан.
Олыяз урта мәктәбенең “Хәтер” һәм Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” эзләнү төркемнәренең мәктәп укучыларына мөрәҗәгате.

Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш бабайларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның гомерләре бәрабәренә яулап алынган.
14 март көнне Түбән Рус мәктәбендә югары класс укучыларының удмурт мәктәбе укытучылары белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә укучылар концерт номерлары куйдылар, туган авыллары турында чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International