ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

“Зилант” спорткомплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне чаралары кысаларында өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда районыбыздан һәм Вятка Аланыннан килгән 32 теннисчы катнашты.
Казандагы “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “Лицеистлар балы-2013" узды. Бәйрәмдә “Киләчәккә билет” дип аталган республикакүләм иншалар конкурсына йомгак ясалды.

Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар арттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе электр җиһазлары белән эш иткәндә гражданнарны кабат искәртә.
Яр Чаллы шәһәрендә Кукмара-Саба районнарының “Якташлар җәмгыяте”нең очрашуы булды. Әлеге чарада Кукмарадан күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Баһаветдинова, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Хөсәеновалар да катнашты.
“Бәкер” шифаханәсендә эшләүче якташыбыз һәм туганыбыз Җәмил Шәмсетдиновка “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауиль Рахматуллинның Яңа ел котлавы

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан унсигез фатир ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, калганнары бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде.
8 январь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йорты халык театры көче белән әзерләнгән Туфан Миңнуллинның “Бәйләнчек” пьесасы буенча спектакль була. Рәхим итегез!
7 январь көнне 17.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Күңелле Раштуа” дип аталган концерт була. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International