Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның “Аргамак” командасы да катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм үзләренең көчле куллы икәнлекләрен күрсәттеләр. Ләбибә - II, Миннегөл, Зөлфия III урыннарны яулауга ирештеләр.
Ир-атлар арасында барган бәйгедә 75 килограммлы үлчәү авырлыгында Валерий Николаев (Ош.Юмья) II урынны яулады. Шулай ук Валентина Борисова (Кукмара), Геннадий Федоров (Ст.Юмья) командага күп очко китерделәр.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Теләче, Актаныш районнарыннан аз гына калышып безнең команда өченче урынны яулады.
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Һөнәр берлекләренең дәвалау-профилактика учреждениесе “Бәкер” шифаханәсе табиб-физиотерапевты, якташыбыз, Чишмәбаш авылыннан Шәмсетдинов Җәмил Вахит улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
Европакүләм сыйфат атналыгы кысаларында район мәдәният йортында иң яхшы кулинар һәм кондитер пешкән әйбергә конкурс, шул ук вакытта күргәзмә-сату да оештырылды. Матур итеп бизәлгән мул табыннан өстәлләр сыгылып торды.
23 ноябрь көнне Зур Сәрдек авыл жирлегенең Чишмәбаш авылында «Тау чишмә»се ачылды. Чишмә ачуда җирлек башлыгы, кунаклар, Чишмәбаш авылы халкы катнашты. Чишмәне ачуны мәдәният хезмәткәре Хусаинова Рәмзия башлап жибәрде, аннан сүзне жирлек башлыгы Фаттахов М.Б. алды. Ул авыл халкына, чишмәне матурлап ясаучыларга, көче кергән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. Авылның имамы Шамил хәзрәт азан әйтте. Чишмә бәйрәме концерт һәм плаулы, коймаклы чәй эчү белән төгәлләнде.