ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе
Болытлы. Кайбер урыннарда явым-төшем, буран һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем булыр. Төнлә һәм иртә белән кайбер өлкәләрдә томан. Көньяк-көнбатыш җиле 6-11 м / с, урыннарда 15-17 м / с га кадәр көчле. Төнлә минималь һава температурасы -1 .. + 3˚. Көндез максималь һава температурасы +2 .. + 5˚. Төнлә һәм иртән юллар бозлы.

16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

15 ноябрь  көнне Кукмара үзәк китапханәсенә «АНО «ЦСП «НАЗ» үзәгендә ял итүче пенсионерлар экскурсияга килделәр. Уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы экскурсиягә килүчеләрне әдәби карта белән таныштырды.   Абонемент бүлегенең эше турында  сөйләде,   китап күргәзмәләре, китап яңалыклары белән танышырды. Кунаклар уку залында якташ язучылар иҗаты белән таныштылар. Экскурсиягә килүчеләр, якташ шагыйрә Розалия Яппарова, Йосыф Хәнәфиев, Мәхмүт Исмәгыйлев  шигырьләрен яратып укыдылар.  Кунаклар видео-язмадан Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Фәрид Мифтахов башкаруында “Була белсәк иде кирәкле”, дигән җырны тыңладылар.

Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль – ярминкәсе узачак

Күпме кыш, күпме кыш! Теләсә кайсысын сайлагыз!

2024 елның 14 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм  Биектаудан  «Биектау» командалары арасында 2007/08 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы  Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп» файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Көндәлек операция территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу 2024 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

13 ноябрь көннеуку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис иҗатына багышланган “Шагыйрь узган юллар” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче компьютер презентациясе ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Шәрәф Мөдәрриснең шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучылар “Сөембикә” журналында басылган “Күңелебез, йөрәгебез белән тырыштык...” дигән язма белән дә таныштылар.Әлеге язмада Әлфия Минһаҗева әтисе шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, әнисе язучы Ләбибә Ихсанова турында хатирәләре белән уртаклаша.

13 ноябрьдә үзәк китапханәгә «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче Г.Ф. Заһидуллина китапханә буйлап экскурсия үткәрде, күргәзмәләр, китап фонды, вакытлы матбугат белән таныштырды. Аннары чара конференц-залда дәвам итте, балалар өчен, сәламләү көненә багышланган, «Исәнмесез» исемле тематик сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International