2023 елның 22-24 декабрендә боз сараенда 2013 елгы командалар арасында Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир узды. Турнирда Ижевск шәһәренең «Умка», Буадан «Арктика», Кукмарадан «Ягуар», Кировтан «Союз», Алабугадан «Волки» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы, тренер Диас Сайфутдинов беренче урынны алды.
2023 елның 20-22 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы Розалин Бакиев призына чаңгы узышлары буенча ачык республика ярышлары узды, анда безнең тәрбияләнүчеләр катнашты.
2023 елның 22 һәм 23 декабрендә 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчлары Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Новоспасское бистәсенең «Олимп» командалары арасында узды.
Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
22 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә укучылар өчен чыршы уенчыкларын буяу буенча «Чыршы шарлары бизәү» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихын, классик һәм заманча буяу техникасы турында сөйләде, аннары балаларга үзләренә ошаган стильдә уенчык ясарга тәкъдим ителде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Чыңгыз Айтматов" Бөтенроссия фәнни Айтматов укуларының пленар утырышында китап күргәзмәсе белән катнаштылар:
21 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк катапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, “Сөембикә”нең юбилеена багышланган “Сөембикә”журналына 110 ел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Сөембикә”, “Азат хатын” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Якташ шагыйрә ,”Көзге ташу” китабының авторы Розалия Яппарова шигырьләрен укыды. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.