ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 декабрьдә яшүсмерләр арасында, укуны популярлаштыру проекты кысаларында, үзәк китапханәдә  А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 «а» сыйныф укучылары өчен «Книги на все времена» исемле  әдәби квест үткәрелде.

Кукмарада 01.02.2023-31.08.2023 елларда «күп профильле уку үзәге» АНО базасында «күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган әниләр өчен тегү мәктәбе»Президент грантлары Фонды җиңүчесе проекты гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс Фонды тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде. Катнашучылар булып эшмәкәрләр кече һәм урта бизнес вәкилләре тора ала, аларның компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Бөек моң иясе Рәшит ВаҺаповның тууына 115 ел тулу һәм ”Сөембикә” җурналының беренче саны чыгуның  110 еллыгы уңаеннан 5 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., ”Сөембикә” клубы әгъзалары өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды. “Сөембикә” клубы кунаклары өчен татар теле укытучысы Зөлфия Ильдар кызы Казанның  171нче мәктәбендә урнашкан Рәшит Ваһапов музена экскурсия үткәрде, җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Шушы мәктәптә белем алучы Гатауллина Камилә Р.Ваһапов репертуарындагы “Умырзая”җырын башкарды. “Сөембикә” клубы әгъзалары “Сөембикә” җурналы редакциясендә  дә булдылар.”Сөембикә” җурналы хезмәткәрләре белән куңелле,җылы очрашу үтте.Аларны сәләмләп мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур “Моңлану”җырын бүләк итте.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Давыл кисәтүе

аномаль салкын һава торышын билгеләү турында

7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә нормадан 10-20°түбәнрәк уртача тәүлеклек һава температурасы белән аномаль-салкын һава торышы көтелә.

ВИЧ-кеше иммунитеты җитмәү вирусы. Вирус кеше организмының биологик сыеклыкларында гына яши, тышкы мохиттә берничә минут эчендә үлә.
СПИД-иммунитет җитмәү синдромы. Вирус нәтиҗәсендә кешенең иммун системасы җимерелә, һәм организм теләсә нинди инфекциядән сакланмый башлый, һәм бу үлемгә китерә. СПИД-ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе.

Грипп һәм ОРВИ иң күп йогышлы авырулар арасында, аларның өлеше ел саен теркәлгән йогышлы авырулар структурасында 90-95 процентка кадәр туры килә. Торышсыз һава шартлары, кышкы һава температурасындагы үзгәрешләр респиратор вирусларның таралуына уңай йогынты ясый ала.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба территориаль бүлеге хәбәр итә: 04.12.2023 елдан 15.12.2023 елга кадәрге чорда гражданнарга балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, «кайнар линия» 2-72-05 яки 2-81-08 телефоннары буенча Яңа Ел бүләкләрен сайлау буенча тематик консультацияләр биреләчәк.

Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә җиңел сәнәгать товарларын мәҗбүри маркировкалау 2021 елның 01 гыйнварыннан башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International