ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2023 ел
җомга

13 июльдә Кукмара район үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна Мәмәшир урта мәктәбе яшүсмерләре өчен “Экологик ассорти” дигән эковикторина үткәрде.

Чара барышында яшүсмерләр экологиянең пычрану проблемалары турында белделәр, 20нче гасырның экологик фаҗигаләрен искә төшерделәр.

Викторинада һәм уеннарда актив катнаштылар.

 

Татарстанның яшь белгечләре һәм яшьләре ташламалы шартларда торак алачак-республикада " яшьләр торак конкурсы – 2023» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Районнар сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә партнерлык турында килештеләр.

Район башлыгы Сергей Димитриев Питрау көне белән котлый: 
- Кукмара районында яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, районыбыз кунаклары! Үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен үткәрә. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе, кызыклы йолалары сокландыра. Питрау ул – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Ә җәй исә – авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры. 
Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

"Чиста Чишмә"Акциясе


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 8 июлендә Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда биш парның никахларын теркәү тантанасы булды. Теркәү махсус сценарий буенча – бәйрәм символы «ромашка» элементлары белән узды.

Хөрмәтле гражданнар! Федераль дәүләт бюджет институтыннан "Гидрометеорология һәм Татарстан Республикасының экологик мониторинг бүлеге" хәбәр итте:


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 8 июлендә Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда биш пар никахлашу тантанасы булды. Теркәлү махсус сценарий буенча, Ромашка бәйрәме символы элементлары белән узды.


7
июль, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика районнарында эссе һава торышы аркасында гадәттән тыш хәл режимын урнаштырды. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

"Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (туңу, корылык, туфрак корылыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау максатыннан, идарә органнары һәм көчләр өчен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасын кертергә...> 2023 елның 3 июленнән махсус боерыкка кадәр гадәттән тыш хәл режимы һәм региональ реакция дәрәҗәсен билгеләү», — диелә документта.

Муниципаль район башлыкларына Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен Җиңү буенча чараларга җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркемнәре составын билгеләргә тәкъдим ителде.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 нче июль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсен ачу тантанасы үтте. Китапханә залында авторның  картиналарыннан күргәзмә эшләде. Әлеге  тантанага аның иҗатташ дуслары, сәнгать сөючеләр һәм Татарстан  рәссамнар берлегеннән вәкилләр, авылдашлары, туганнары килгән иде. Алар Мәхмүт әфәндене чираттагы күргәзмәсе ачылу белән ихлас котладылар, аның иҗатына югары бәя бирделәр.

Рәсем ясаудан тыш, әлe Мәхмүт Исмәгыйлев  шигырьләр һәм җырлaр дa иҗaт итә. Китапханәнең актив укучысы Венера ханым, аның берничә шигырен матур итеп укыды,тамашачылар аның шигыренә язган җырлар тыңлап үттеләр. Рәссам турында электрон презентация күрсәтелде. Рәссам күргәзмә ачу тантанасына килүчеләр өчен сюрприз да әзерләгән иде. Залга үтүче һәрбер кешегә керү  билеты өләшенде. Чара ахырында шул керү билетындагы номерлар буенча лотерей уйнатылды. Биш кешегә рәссам тарафыннан истәлекле  бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International