4 июль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, шагыйрь, күп кенә популяр җырлар авторы Фәннур Сафинның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Безгә дөнья дәшә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче шагыйрь Фәннур Сафинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр шагыйрьнең “Казан утлары”, “Мәйдан” җурналы битләрендә басылып чыккан шигырьләрен тыңлап үттеләр. Биредә дәваланучылар бергәләп Фәннур Сафин сүзләренә язылган, Риф Гатауллин көенә иҗат ителгән “Кал моңнарым булып”, “Безгә дөнья дәшә” дигән җырларын башкардылар.
Мәдәни инициативаларның Президент фонды 2023 елның икенче конкурсында гариза бирү кампаниясенә йомгак ясады. «Китаплар бөтен чорларга» проекты белән «Социаль мәдәни үзәк «Библиосвет» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җиңүче булды. Грантның суммасы 369183.00 тәшкил итә.
2023 елда Президент Грантлары фондының икенче конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. "Библиосвет" социаль-мәдәни үзәге "Каршы адым" җәмгыятьтә ОВЗ белән балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерү проекты белән социаль-мәдәни оешма әлеге конкурста җиңүче булды һәм 472573,88 суммасында Грант отты.
3 июльдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк китапханәдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Л.Р. Саттарова "Агач калакка рәсем ясау"дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-класс барышында катнашучылар агач калакка рәсем ясау, рәсем үзенчәлекләре белән таныштылар, акрил буяулар ярдәмендә һәм үз фантазиялары белән, әйберләрне үзләре буядылар һәм бизәделәр.
Гражданнарны кабул итү
Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.
Дәүләт микрофинанс ярдәменнән республиканың 38 үзмәшгуль гражданы файдаланган.
Балалар шәһәрдән генә түгел, ә районның төрле авылларыннан да килгән иде.
Семинар Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.
2023 елның 30 июненә
29 июньнең 18 сәгатеннән 30 июньнең 18:00 сәгатенә кадәр
Сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете белән котлыйм.