22 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бер минут тынлык" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашучылар Ватаныбызның азатлыгы өчен башларын салган 11 мең якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Депутатлар җәйге вакытка күчүне кире кайтарырга уйлыйлар
Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе 2023
19 июньдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, « Җәйге кәеф » исемле ял кичәсе үткәрде. Чара барышында барысы да күңелле конкурсларда катнаштылар.
Бүген С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Рәмзия Гарифуллина Мәмәшир урта мәктәбе янындагы лагерьда ял итүче балалар өчен Фәнис Яруллинның “ Кояштагы тап “әкияте буенча “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дигән әдәби сәгать үткәрде. Ф.Яруллинның тормыш юлы, фаҗигагә тиң язмышы, әсәрләре турында сөйләде. “Кояштагы тап” әкиятен укып, аның буенча фикер алыштылар. Укучылар шәфкатьлелек турындагы мәкальләрнең асылына төшенеп, игелекле булу кагыйдәләрен барладылар. Чара язучының китапларына күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.
Ремонт эшләре «Мәгариф» илкүләм проекты буенча бара.
19 июньнән чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы куркынычлар буенча "кайнар линия" үткәрелә
«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ: бездә студентларны нәтиҗәле укыту өчен барлык шартлар да тудырылган
26 июньдә наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, «Ялкын» яшүсмерләр клубы балалары өчен, «Наркотиклар һәм наркомания – гасыр афәте» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләде.